ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасына эш визиты белән Бавария Федераль җире (Германия Федератив Республикасы) делегациясе киләчәк. Делегацияне Бавариянең икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры – Бавария Премьер-министры урынбасары Хьюберт Айвангер җитәкләячәк. Бавария белән Россия арасындагы икътисади элемтәләрне үстерү максаты белән Татарстан Республикасына бару планлаштырылган.

Бавариянең эшлекле даирәләре, катлаулы икътисадый һәм сәяси кысалы шартларга карамастан, тотрыклы уңай динамиканы һәм ике яклы хезмәттәшлекнең яхшы потенциалын билгеләп үтә. Бавария делегациясе составында – рәсми затлар, хакимиятнең тармак органнары вәкилләре, шулай ук компанияләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре.

Визитның эш программасы 22 нче октябрьдә, сишәмбе көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашудан башланачак.

2019 елның 22 октябрендә "Корстон" КСККның "Толстой" залында сәг. 10.30 узачак "Татарстан-Бавария" икътисадый форумы төп вакыйга булачак.

Татарстан Республикасыннан форумда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың тармак сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашачак.

Форум программасында Татарстанның инвестиция-сәнәгать потенциалын тәкъдир итү, алман партнерлары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе һәм Бавария делегациясе әгъзаларының чыгышлары планлаштырылган.

Форум ахырында ФГР һәм Татарстан Республикасы эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләре B2B форматында үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алыша алачак.

2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның Германия белән тышкы сәүдә әйләнеше 774,2 млн АКШ доллары тәшкил иткән.

ММЧ вәкилләрен катнашырга чакырабыз. Аккредитация өчен: Мария Дольникова, maria.mpt@tatar.ru , тел. 567-36-98


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен уздырыла торган "Русский чай – 2019" форумы һәм чәй индустриясе күргәзмәсе 2019 елның 28 сентябрендә "Россия" дәүләт үзәк концерт залында (Мәскәү шәһәре) узачак.

Форум чәй продукциясен һәм шуңа бәйле товарларны җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр тәҗрибә һәм казанышлар белән алмаша, яңа партнерлар таба һәм үзара файдалы килешүләр төзи ала торган мәйданчык булып тора.

Программада мастер-класслар, конференцияләр, дебатлар, түгәрәк өстәлләр, шулай ук бүләкләү тантанасы һәм концерт программасы планлаштырылган.

Чәй форумын һәм чәй индустриясе күргәзмәсен үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүматны сез сайттан ала аласыз.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты делегациясе составында бүген Германиядә Тюрингия федераль җиренең Веймар шәһәренә килде.

Визит программасының беренче пункты Веймарның "Баухауз" университеты булды. Үзенең эшчәнлегендә университет фәнни тикшеренүләрнең заманча методикаларын актив куллана. "Баухауз"ның Санлы лаборатория белгечләре Татарстан делегациясенә "Төзелештә ясалма интеллект" һәм "Bauhaus Mobility Lab" (мобильлек, логистика һәм энергия белән тәэмин итү өлкәсендә чишелешләр лабораториясе) проектларын тәкъдим итте.

Алга таба делегация Татарстан Республикасы Президентының Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашуында катнашты, шуннан соң "Татарстан – Тюрингия" эш форумы узды.

Форум кысаларында яклар Татарстан белән Тюрингия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, үзара тәэминат күләмен һәм номенклатурасын арттыру, ИТ, машина төзелеше һәм гуманитар өлкәдә элемтәләрне ныгыту турында фикер алышты.

Форум ахырында Татарстан белән Тюрингия компанияләре арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды: "Казан электротехника заводы" АҖ, "Микро-Гибрид Электроник ГмбХ" компаниясе һәм "Карнет" ҖЧҖ хезмәттәшлек турында өч яклы килешүне имзалады, "Химград" технополисы һәм "IBYKUS" компаниясе арасында ике яклы килешүгә кул куелды.

Тюрингиягә эш визитының йомгаклау этабы Эрфурт мәгариф үзәге – техник һәм производство һөнәри белем бирү өлкәсендә инновацион хезмәтләр күрсәтүче мәгариф оешмасы эшчәнлеге белән танышу булды.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International