Бүген инженер осталыгы буенча "Ел инженеры" республика конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, "Казан милли тикшеренү технология университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Сергей Юшко, "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сәгетдинов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман катнашты.
Татарстан – сәнәгый үсеш алган төбәк, республика территориясендә сәнәгатьнең барлык тармаклары диярлек эшли: авиация һәм суднолар төзү, машина төзелеше һәм энергетика, нефть һәм газ, химия һәм медицина һәм башка бик күп. Республика җитәкчелеге төбәкнең инженерлык корпусын формалаштыру, алга этәрү һәм популярлаштыру, шулай ук инженерлык хезмәтенә җәмәгатьчелек игътибарын арттыру, һөнәри компетенцияләрне саклау һәм яңа эшләнмәләрне, алдынгы технологияләрне стимуллаштыру кирәклегенә аерым игътибар бирә.
Шуның белән бәйле рәвештә, "Ел инженеры" республика конкурсы төбәкнең инженер кадрлары үсешенә, республиканың иң яхшы инженерларының казанышларын популярлаштыруга һәм инженер хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыруга ярдәм итә.
Конкурсны үткәрү нәтиҗәсендә киләчәктә перспективалы эшләнмәләр өчен кулланылачак Татарстан Республикасындагы иң яхшы инженерларның мәгълүматлар банкы төзелә.
Конкурсны үткәрү өч категориядә тәкъдим ителә:
"Булачак инженерлар" – инженер белгечлеге студентлары;
"Яшьлек, уңыш, перспектива" – 35 яшькәчә булган инженерлар;
"Тәҗрибә, казанышлар, компетентлылык" – 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлар.
республика икътисадындагы тармаклар киселешендә 12 номинация буенча:
1. Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.);
2. Радиоэлектроника, элемтә, оптика;
3. Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;
4. Нефть сәнәгате;
5. Газ сәнәгате;
6. Энергетика;
7. Җиңел сәнәгать, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;
8. Медицина сәнәгате;
9. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;
10. Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;
11. Транспорт, юл хуҗалыгы;
12. Авыл хуҗалыгы.
Оештыру комитеты төрле белгечләрне, ә атап әйткәндә түбәндәгеләрне катнашу өчен чакыра:
- инженер белгечлеге алучы югары уку йортлары студентларын,
- Татарстан Республикасы предприятиеләренең гамәлдәге/эшләүче инженерларын: җитештерү процессларын, линияләрне һ.б. үстерүгә өлеш кертүче инженер-конструкторларны, җитештерүче инженерларны.
Конкурс лауреатларын бүләкләү тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты катнашында планлаштырыла һәм Россиянең яки чит илләрнең теләсә кайсы инженерлык югары уку йортында стажировка узу өчен өстәмә сертификат тапшыру күздә тотыла.
Республиканың барлык актив инженерларын "Ел инженеры" конкурсы кысаларында үзләренең сәләтен һәм эшләрен күрсәтергә көтәбез!
Конкурста катнашу өчен документлар пакетын тутырырга кирәк, тасвирламаны монда карарга була.