ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Узган атнада видеоконференция режимында "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырыш булды.  Киңәшмәдә министр Альберт Кәримов та катнашты.

Үзенең докладында ул "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның база предприятиеләре 2024 елга кадәр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны елына 5%ка җиткерәчәк, дип билгеләп үтте.

"Республикада 351 предприятие базага әйләнер дип көтелә, ул хезмәт җитештерүчәнлегенең тотрыклы үсешен тәэмин итәчәк. Алар локомотив булачак, республиканың башка предприятиеләре дә кушылачак", – дип аңлатты министр.

 "Урта һәм эре предприятиеләрдә барлык икътисадның чимал булмаган тармакларындагы хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше Татарстанда 2024 елга кадәр елына кимендә 5% тәшкил итәргә тиеш. Бөтен илкүләм проект өч блокка бүленә: хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм ярдәм итү, эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру, предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм күрсәтү", – диде Альберт Кәримов.

Бу эштә мәнфәгатьле кайбер предприятиеләр буенча өстәмә хезмәт һәм сервисларга ярдәм итү чаралары күздә тотыла. Проектта катнашу өчен республикада, илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, база пилот предприятиеләре сайлап алыначак. Бу предприятиеләр – лидер, алар үз үрнәкләрендә барлык күрсәткечләрнең дә ирешеп булы алырлыгын һәм программаның чыннан да эшләве турында күрсәтер.

"Республиканың һәр муниципаль берәмлегендә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектында потенциаль катнашучы булган предприятиеләр бар. Шуңа күрә, нәтиҗәгә ирешү буенча уртак җайга салынган эшне оештыру өчен ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салу мөһим", – дип ассызыклады министр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International