ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Россия Вертолетлары" холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясе (ГТЛК) белән контракт кысаларында Казан вертолет заводы җитештергән Ми-8МТВ-1 медицина вертолетларының чираттагы партиясен тапшырды.  медицина модуле белән җиһазландырылган ике машина "Алтай авиа юллары" ҖЧҖ һәм "ЧукотАВИА" авиакомпаниясенә бирелде.

Ми-8МТВ-1 "Алтай авиа юллары" ҖЧҖ вертолет техникасы паркын тулыландырачак. Яңа вертолет медицина эвакуацияләү эшен башкару һәм санитар бурычларны үтәүдә очышлар өчен кулланылачак. Якын арада вертолет ерак һәм катлаулы юллар белән бара торган районнарда яшәүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә башлаячак.

Казан вертолет заводында чыккан икенче Ми-8МТВ-1 санитар вертолеты Чукотка автоном округында яшәүчеләрнең гомерләрен коткару эшенә керешәчәк. 

Моннан тыш, 2017 елда "Россия Вертолетлары" Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә 10-Ми-8МТВ-1, 13-Ми-8АМТ һәм 6 Ансат вертолетлары тапшырырга тиеш. Контракт нигезендә, вертолетлар "РФ ерак районнарында яшәүче гражданнарга вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итү" өстенлекле проектны гамәлгә ашыруда җәлеп ителәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International