Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе делегациясе һәм компаниянең генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Урал тау-металлургия компаниясе арасында алга таба хезмәттәшлекне үстерүнең төп юнәлешләре хакында фикер алыштылар.