ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген "Химград" технополисы территориясендә Advenira Enterprises Inc. (АКШ) компаниясенең нанокомпозит катламнар җитештерү буенча яңа производство эшләтеп җибәрелде. "ТАТ-Адвенира" заводы ачылышы тантанасында "РОСНАНО" ИК ҖЧҖ Идарәсе Рәисе Анатолий Чубайс, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, нигез салучы һәм генераль директоры Advenira Enterprises нигез салучы һәм генераль директоры Эльмира Рябова һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов 2016 елның ноябрендә АКШ эш визиты кысаларында проект белән җентекләп танышуын билгеләп үтте.

"Нанокомпозит эретмәләр эшләнмәләрнең ышанычлылыгын арттырырга һәм хезмәт срогын озынайтырга мөмкинлек бирә, - диде ТР Президенты. – Әлеге проект ярдәмендә сәнәгать өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Бу инновацион катлам металл конструкцияләренең сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, суднолар төзелешендә һәм башка тармакларда кулланыла ала", диде ул. Рөстәм Миңнеханов аеруча бүген продукцияне сатып алучы да булуын ассызыклады.

Анатолий Чубайс проектның авторы Элмира Рябова эшләнмәсен уникаль нанотехнологик процесс дип атады. «Без проектның перспективалары булуын күрдек, һәм ул бүген Казанда. Металлоконструкцияләр, пыяла, пластик коррозияга каршы катлам белән эшкәртелә ала, сүз һәйкәлләр эшкәртү турында да бара ала», - диде «Роснано» башлыгы.

 Бүген нанояпмалар җитештерүен ачу («ТАТ-Адвенира») тагын бер уңышлы проект булачак. Моннан тыш, республикада 2013-2016 елларга нанотехнологияләрне үстерү буенча максатчан программа гамәлгә ашырыла һәм инде безгә чираттагы программаны кабул итәргә кирәк. Татарстан наноиндустрия продукциясе җитештерү буенча алдынгы төбәк санала. Әмма безнең өчен иң мөһиме – саннар гына түгел, ә реаль җитештерү мөһим. Без киләчәктә дә    наноҗитештерү күләмен арттырырга телибез, хезмәттәшлек һәм яңа җитештерүләр булдыру өчен ачыкбыз, без туплаган тәҗрибә яңа технологияләрне гамәлгә кертүче компанияләр белән үзара файдалы партнерлыкны гамәлгә ашыру өчен кулланылырга мөмкин».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International