ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 22-26 маенда Ставрополь краенда инновацияләр атналыгы форумы узачак. Быел форум берничә мәйданчыкта Ставрополь, Пятигорск, Кисловодск һәм Буденновск шәһәрләрендә узачак.

Чараның максаты – дөньякүләм инновация үсеше тәҗрибәсен, регионнар дәрәҗәсендә инновацион проектларны тормышка ашыру проблемаларын һәм аларны хәл итү юлларын, шулай ук, югары технологияле проектларга инвестицияләр җәлеп итүне өйрәнү.

Инновацияләр атналыгы-2017 программасына түбәндәгеләр керәчәк:

- пленар утырыш;

- секция утырышлары һәм түгәрәк өстәлләр;

- белем бирүче чаралар.

Инновацияләр атналыгы кысаларында "Generation S" федераль техник акселераторның төбәк этабы узачак. Аны “РВК АҖ, Ставрополь краеның “Инновация үсешенә ярдәм итү Фонды” оештыра.

Форум чараларында катнашу түләүсез. Инновацияләр атналыгы программасы турында тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://innovation26.ru/

Программа

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХР Казандагы Генераль консулы У Инцин белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Кунакларны сәламләп, республикабыз Башлыгы Татарстан һәм Кытай Халык Республикасы арасында хәзерге вакытта югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр булуы белән горурлануын белдерде. ТР Президенты сүзләренә караганда, Кытай компанияләре белән берлектә нефть химиясе, машина төзелеше, автомобиль төзелеше, элемтә, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәләрендә уртак эшчәнлек алып барыла. Әйтик, узган елда Менделеевскида минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" заводы эшли башлады. Завод Кытай милли химик-инженерлык корпорациясе катнашында төзелде. Моннан тыш, "Хайер" компаниясе Яр Чаллыда суыткыч җайланмалары чыгару заводы ачты.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге динамик рәвештә үсә барган Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы эшчәнлегендә У Инцин әфәнденең Татарстан һәм КХР нәтиҗәле хезмәттәшлеге ныгуына киләчәктә дә ярдәмче булыр дигән ышанычын белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International