ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 9 маенда Казан үзәгендә узган "Үлемсез полк" акциясендә  кырык биш мең кеше катнашты. Кешеләр кулларында Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын күтәреп йөрделәр. Зур парадны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Татарстан Президенты әтисе ягыннан бертуган абыйсының – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының рәсемен кулында тотты. Әлеге акциягә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә әтисенең – Шәймиев Шәрип Шәймөхәммәт улының портреты белән кушылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин дә үзенең әтисе-Мөхәммәтшин Хәйрулла Динкәй улының рәсемен кулыннан төшермәде.

"Үлемсез полк" “Казан” милли-мәдәни үзәге – Пушкин урамы – Азатлык мәйданы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы маршруты буйлап узды.

Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, "Үлемсез полк" акциясе халкыбызның батырлыгы истәлеген саклау өчен зур әһәмияткә ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International