ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2024 ел
сишәмбе

12 мартта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев төбәктә һәм Россия Федерациясендә кабель-үткәргеч продукциясе җитештерү буенча иң эре предприятие «Таткабель заводы» ҖЧҖдә булдылар. Монда 300 дән артык кеше эшли.

«Нижнекамскнефтехим»да ЭП-600 этилен комплексының әзерлеге 90% ка якынлаша, объектта металл конструкцияләр монтажлау һәм җир асты челтәрләре салу тәмамлана, технологик җиһазларның күп өлеше урнаштырыла. Берничә айдан соң ЭП-600 хезмәткәрләре штаты 100% ка комплектланачак, ә 2024 елның IV кварталында СИБУР беренче тонна этилен алачак.


11
март, 2024 ел
дүшәмбе

Предприятие территориясендә Казан вертолет заводы җитештергән биш Ми-8МТВ-1 вертолетының символик ачкычларын авиакомпанияләргә тапшыру тантанасы  узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Коми Республикасы башлыгы Владимир Уйба, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, ГТЛК генераль директоры Евгений Дитрих, Казан вертолет заводы генераль директоры Николай Яковлев һ.б. катнашты.


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Вице-премьер – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко җитәкчелегендәге делегация 5 мартта Саровта Россия федераль атом үзәге Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты (РФЯЦ-ВНИИЭФ) җитәкчелеге, галимнәре белән киңәшмәдә катнашты.


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Түбән Кама районында Борок авылы микрорайоны  челтәр газына тоташтырылды, анда күпбалалы гаиләләр яши. Йортларга газ җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов һ.б. катнашты.


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

28 февральдә видеоконференцэлемтә форматында Рәис Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев белән очрашуы булды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Атом электромобилен эшләүчеләр платформаны функциональ прототип – мулларда сынап карыйлар. Алар хәрәкәт өлешен сынап карыйлар һәм көйлиләр. Сынаулар 2024 ел ахырына кадәр планлаштырылган. Бу вакыт эчендә шасси, идарә итүче руль органы, тормоз һәм термостат системалары, электр приводы эше һәм ADAS системасы сыналачак һәм калибрланачак. Платформаны көйләү белән бер үк вакытта Атомның башка компонентлары – операцион системадан кузовка кадәр – эшләнә. Беренче тәҗрибә үрнәкләре ел ахырында барлыкка киләчәк. Сынаулар Чаллыда, шулай ук Мәскәү өлкәсендәге НАМИ полигоннарында уза.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

26 февральдә Зеленодольск механика көллиятендә «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында ярышлар мәйданчыгы ачылды. Ачылу тантанасында  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты. Ул сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм ярышларда уңышлар теләде.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

22 февраля в Казани состоялась торжественная церемония закладки первого камня Центра научных исследований и масштабирования технологий в Казани как основы будущих инноваций в химической отрасли. В мероприятии приняли участие Президент России Владимир ПутинРаис Татарстана Рустам Минниханов, государственный советник республики Минтимер Шаймиев в режиме видеоконференцииглава Минпромторга РТ Олег Коробченко и другие.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Россия Президенты 21 февральдә Казанга эш визиты белән килде.

Башкалага ул КАЗ тарафыннан җитештерелеп, импортны алмаштырган Ту-214 самолетында очып килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International