ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

15 ноябрьдә Татарстан делегациясе республика рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасына эш визиты белән килде. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Татарстан компанияләре вәкилләре керде.


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

13 ноябрьдә «Иннополис» МИЗ территориясендә басма платаны өслектән монтажлау һәм әзер эшләнмәләр җыю буенча «АйСиЭл-КПО ВС» АҖ заводын ачу тантанасы булды.  Чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.


11
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Кичә РФ Иҗтимагый палатасында «Аддитив технологияләр – Россия Федерациясенең технологик үсеш драйверы» темасына матбугат конференциясе узды. Спикерларның берсе Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин булды. Ул  Казанда 20 һәм 21 ноябрьдә узачак һәм республикада аддитив технологияләрне үстерү буенча Лидер-форумы турында сөйләде.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

10 ноябрьдә Чаллыда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруга багышланган матбугат туры узды. Журналистларга илкүләм проектны гамәлгә ашыруның ике уңышлы мисалын күрсәттеләр. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

9 ноябрьдә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Ту-214 җитештерү өчен өстәмә куәтләр төзелә башлады.  Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты.

Бу хакта 9 ноябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Кытай тимер юл алтынчы корпорациясе делегациясе белән очрашуда әйттеләр.  Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары  Радион Карпов катнашты.


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

«Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшереп кара!» онлайн-конкурсы дәвам итә. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала.


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

7 ноябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин эш визиты белән Каракалпакстан Республикасында (Үзбәкстан). Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында килде.


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

3 ноябрьдә ТР Иминлек Советы һәм ТР Рәисе каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы узды. Утырышны  республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  «Миграция өлкәсендә этник һәм конфессияара конфликтларны профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында» темасына доклад белән чыгыш ясады.


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе, Крылов дәүләт фәнни үзәге, Идел буе дәүләт су транспорты университеты һәм «Байкал бердәмлеге» экология ассоциациясе арасында Байкал күле һәм Байкал табигый территориясендә башка экологик, инфраструктура проектлары өчен суднолар төзү өлкәсендә проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек турында килешү төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International