ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

27 мартта догазификация чараларын гамәлгә ашыру барышы, проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов спикерлар буларак чыгыш ясады.


26
март, 2024 ел
сишәмбе

3-5 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак. Ул ТР Министрлар Кабинеты карары буенча үткәрелә. Форумның эш программасы турында 26 мартта матбугат конференциясендә  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сөйләде.

26 мартта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  җитәкчелегендә республиканың Инвестиция советы утырышы узды. Чарада  Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

Казанда «Порт» сәүдә үзәгендә «Красный Пищевик» ААҖ белорус кондитер продукциясенең беренче фирма кибете ачылды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.


22
март, 2024 ел
җомга

3-5 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак.


15
март, 2024 ел
җомга

Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендәге оештыру комитеты 14 мартта XI фестивальгә йомгак ясады һәм эшләүче яшьләрнең киләсе иҗади конкурсын оештыру турында фикер алышты.


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

14 мартта Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Тәэминатчы көне узачак. Эшкуарлар диалог форматында «ХАИР» ҖЧҖ (HAIER бренды), «ГОРЭЛТЕХ Заводы» ҖЧҖ һәм «Казанькомпрессормаш» АҖ һәм «КАМАЗ» ГАҖнең сатып алу процедуралары турында барысын да беләчәк.


12
март, 2024 ел
сишәмбе

12 мартта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев төбәктә һәм Россия Федерациясендә кабель-үткәргеч продукциясе җитештерү буенча иң эре предприятие «Таткабель заводы» ҖЧҖдә булдылар. Монда 300 дән артык кеше эшли.

«Нижнекамскнефтехим»да ЭП-600 этилен комплексының әзерлеге 90% ка якынлаша, объектта металл конструкцияләр монтажлау һәм җир асты челтәрләре салу тәмамлана, технологик җиһазларның күп өлеше урнаштырыла. Берничә айдан соң ЭП-600 хезмәткәрләре штаты 100% ка комплектланачак, ә 2024 елның IV кварталында СИБУР беренче тонна этилен алачак.


11
март, 2024 ел
дүшәмбе

Предприятие территориясендә Казан вертолет заводы җитештергән биш Ми-8МТВ-1 вертолетының символик ачкычларын авиакомпанияләргә тапшыру тантанасы  узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Коми Республикасы башлыгы Владимир Уйба, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, ГТЛК генераль директоры Евгений Дитрих, Казан вертолет заводы генераль директоры Николай Яковлев һ.б. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International