ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Бу юлы сүз 2019 елның беренче 6 аенда республикада ялган сөт продукциясе әйләнешенә күзәтчелек нәтиҗәләре турында барды. Утырышны министр Альберт Кәримов үткәрде.

"Бу продукция социаль әһәмияткә ия, шуңа күрә бу мәсьәлә безнең контрольдә", – дип ассызыклады министр.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина үз докладында хәбәр иткәнчә:

"Беренче яртыеллыкта уздырылган күзәтчелек чаралары барышында Татарстан җитештерүчеләре арасында сөт продукциясен фальсификацияләү очраклары ачыкланмады, башка төбәкләрдән кертелә торган продукциядә генә җитешсезлекләр бар. Барлык намуссыз җитештерүчеләр исемлеге Роспотребнадзор сайтында урнаштырылган".

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июлендә РФ Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә үзгәреш кертү турында" 2019 елның 28 гыйнварындагы 50 номерлы карары үз көченә керде.

Сәүдә залында яки башка сату урынында сөт, составында сөт булган һәм сөтле продуктларны урнаштыру әлеге продуктларны карап торышка башка азык-төлек продуктларыннан аеру мөмкинлеген бирә торган ысул белән гамәлгә ашырылырга һәм янәшәсендә "Сөт мае алмаштырылмаган продуктлар" дигән мәгълүмат язуы булырга тиеш. Хәзерге вакытта сәүдә челтәрләренең һәм ваклап сатучыларның 40% якын өлеше сөт продуктларын урнаштыру турындагы закон таләпләрен боза.

"Без бу мәсьәлә буенча кулланучылардан мәгълүмат алуны дәвам итәбез һәм оператив рәвештә җавап бирергә тырышабыз", – дип ачыклык кертте Идарә җитәкчесе.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов 2019 елның 1 июленнән атланмай, сөт өсте, куертылган сөт һәм башка әзер сөт продукциясенә ветеринария-озату документларын рәсмиләштерүнең кирәклеге турында мәгълүмат бирде. Бу чара сөт продукциясен фальсификацияләү мөмкинлекләрен киметүгә сизелерлек йогынты ясый икән. 2019 елның 1 ноябреннән ветеринария сертификатлары бөтен сөт продукциясенә карата рәсмиләштереләчәк.

Утырышка йомгак ясап, Альберт Кәримов Татарстан Республикасының кулланучылар базарында фальсификацияләнгән продукция таралуны ачыклау һәм чикләү максатларында контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының көчләрен берләштерергә тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International