ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 18 декабрендә "Татэнергосбыт" АҖдә матбугат конференциясе узды, анда 2019 елның 9 ае эчендә компания эшенә йомгак ясалды һәм киләсе елга төп бурычлар билгеләнде.

Компания директоры Рифнур Сөләйманов журналистларны сәламләде һәм аларга "Татэнергосбыт"ның клиентларга хезмәт күрсәтү офисын тәкъдим итте.

Предприятие белгечләре матбугат конференциясендә катнашучыларны "Татэнергосбыт"ның клиентлар базасы структурасы, электр энергиясен эшләп чыгару һәм куллануның гомуми динамикасы, кулланучылар өчен бәя кую мәсьәләләре белән таныштырды, шулай ук физик затлар өчен шәхси кабинет мөмкинлекләрен турында да күрсәтелде.

Хәзерге вакытта яңа шәхси кабинет тест уза. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм күрсәткечләрне сервиста тапшырудан тыш, түләүләр һәм күрсәткечләр тарихы, барлык ресурслар буенча куллану статистикасы, мөрәҗәгатьләрне онлайн рәвештә бирү дә ачык булачак.

Матбугат конференциясе кысаларында шулай ук түгәрәк өстәл узды, анда журналистларга компаниянең оештыру структурасындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: 3 декабрьдә «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖне «Татэнергосбыт»АҖгә кушу формасында үзгәртеп кору процедурасы тәмамланган.

Хәзер берләшкән оешма республиканың гарантияле тәэмин итүче оешмасы һәм исәп-хисап үзәге функцияләрен башкара. Яңа елда электр белән тәэмин итү хезмәтенең бердәм түләү документына керәчәге билгеләп үтелде. Гыйнвар аенда сынау сыйфатында ул Саба районында, февраль аенда – Алабуга һәм Менделеевскида, ә март аеннан башлап бөтен Татарстан буенча гамәлгә ашырылачак.

"Татэнергосбыт" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

"Татэнергосбыт" АҖ виртуаль музее" проекты "МедиаЛидер–2019" корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары халыкара конкурсында "Клиентлар өчен иң яхшы digital-басма" номинациясендә җиңүчеләр арасына кергән.

Бүләкләү тантанасы 29 ноябрьдә Мәскәүдә "Матбугат хезмәте-2019: PR-эшнең яңа технологияләре"  дигән халыкара гамәли конференция кысаларында узган.

"Татэнергосбыт" АҖ рәсми сайтындагы "Виртуаль музей" бүлеге Татарстан компаниясе һәм энергетика үсешенә багышланган. Бу – предприятиенең казанышлары һәм кыйммәтләре тарихы, ул иллюстрацияләрдә, видеороликларда, автобиографияләрдә һәм фотографияләрдә чагылдырылган.

Рәсми сайтта "Компаниянең үсеш тарихы" дигән махсус өстәлмә белән Татарстан Республикасы энергосистемасын формалаштыру һәм "Татэнергосбыт" предприятиесе барлыкка килү чорлары белән 1930 еллардан алып безнең көннәргә кадәр танышырга мөмкин.

Проект кысаларында хикәяләре виртуаль музей битләрендә очерклар рәвешендә урнаштырыла торган ветераннар белән очрашулар оештырыла. Татэнергосбыт үсешенә шәхси өлеш таныклыклары компаниянең элеккеге җитәкчеләре белән интервьюда ачыла.

"Татэнергосбыт" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 нче ноябрьдә "Татэнергосбыт" АҖдә  энергияне саклау темасына багышланган "Кояш куяны" X республика балалар иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Узган 10 ел эчендә конкурста Татарстан Республикасының 60тан артык шәһәр һәм торак пунктыннан 2675 бала катнашкан. 2228 рәсем һәм 447 шигырь (рус һәм татар телләрендә) җибәрелгән.

Конкурс гадәттәгечә балаларда зур кызыксыну уята. Яшь катнашучылар иҗади эшләрендә энергияне сак тоту темасына төрле техникада башкарылган хикәяләр һәм шигырьләр, рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре форматында идеяләр чагылдырган.

Чарада катнашучылар өчен конкурслар һәм эшләр күргәзмәсе белән бәйрәм программасы оештырылган иде. Конкурсантларга мактау бүләкләрен "Татэнергосбыт" АҖ директоры Рифнур Сөләйманов тапшырды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 4 яшьтән 17 яшькәчә балалар "Иң яхшы рәсем", "Иң яхшы хикәя яки шигырь" һәм "Иң яхшы эшләнмә" номинацияләрендә бүләкләнде.

"Татэнергосбыт" АҖ материаллары буенча


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 23 июлендә Новосибирскэнергосбыт компаниясе топ-менеджерлары делегациясе "Татэнергосбыт" АҖ эш визиты белән булып китте. Делегацияне "Новосибирскэнергосбыт" АҖ генераль директорының беренче урынбасары Дмитрий Боровиков җитәкләде.

Визитның төп максаты – Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче эшчәнлеге белән танышу һәм һөнәри тәҗрибә уртаклашу.

Эшлекле очрашу барышында кунакларга компаниянең клиентларга хезмәт күрсәтү офисы тәкъдим ителде. "Татэнергосбыт" АҖ вәкилләре компаниянең төп эш юнәлешләре, күпләп һәм ваклап сату базарларындагы эшчәнлекнең үзенчәлекләре, шулай ук предприятиенең электрон сервислары турында сөйләделәр.

2017 елда компания электрон рәвештә энергия белән тәэмин итү шартнамәләрен төзү мөмкинлеген гамәлгә ашырган һәм клиент-юридик затларны 100% электрон бәйләнешкә күчергән.

Делегация әгъзаларына юридик затлар өчен электр энергиясе бәясен исәпләү калькуляторы күрсәтелде, ул кулланучыларга энергетиклар белән хезмәттәшлекне шактый гадиләштерә. Әлеге хезмәттән Татэнергосбытның рәсми сайтында файдаланырга мөмкин.

Очрашуны дәвам итеп, Новосибирскидан килгән коллегалар үзләренең сату компаниясе эшен һәм сервисларын тәкъдир итте. Энергетиклар тәҗрибә уртаклаша һәм бер-берсенә, энергоресурсларны кулланучылар тарафыннан түләгәндә, шартнамә эшенә, үзара исәп-хисап ясауга һәм түләү системаларын үстерүгә кагылышлы, кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

"Татэнергосбыт" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International