ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасының металлургия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Металлург көне белән чын күңелдән котлыйм!

Республиканың сәнәгать секторында заманча халыкара стандартлар буенча продукция чыгаручы предприятиеләр тарафыннан тәкъдим ителгән металлургия сәнәгате мөһим роль уйный. Татарстанның металлургия тармагының эре предприятиеләре республиканың бөтен территориясендә эшли: Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә, Яр Чаллыда, Кукмарада һәм Казанда.  

Бүген Татарстан металлурглары алдында җитди һәм күп планлы бурычлар тора. Шуларның иң мөһиме – сакчыл җитештерү инструментларын, цифрлы технологияләрне кертү, "Хезмәт җитештерүчәнлеген һәм халыкны эш белән тәэмин итү" илкүләм проекты кысаларында продукцияне диверсификацияләү исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. Бу тармак предприятиеләренең конкурентлыкка сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.   

Металлургия һәм кою производствосы – ул машина төзелешенең нигезе. Республиканың сыйфатлы кою производствосы барлык машина төзелеше комплексы уңышын тәэмин итә. Казан икенче мәртәбә илебездән һәм чит илләрдән, шул исәптән БРИКС илләреннән, 700 артык белгеч катнашында XIV халыкара коючылар съездын үткәрү урыны итеп сайланды, бу исә республикадагы металлургия производстволарының казанышларын тану турында таныклый.

Бу бәйрәм көнендә  бәяләп бетергесез эш тәҗрибәсе буыннан-буынга күчеп килә торган металлургия сәнәгате ветераннарына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез нигез салган традицияләр: яраткан эшкә тугрылык, чын хезмәт чыныгуы һәм осталык – бүген ышанычлы кулларда.

Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, планнарны һәм хезмәт казанышларын тормышка ашыруда уңышлар, республикабызның чәчәк атуын телим!

 

ТР премьер-министры урынбасары –

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International