ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Узган атнада Мәскәүдә "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы бәйгесендә иң югары бүләкләр белән бүләкләү тантанасы булды.

Программа, эшли башлаганнан бирле, илдәге товар җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында гына түгел, фәнни-техник җәмәгатьчелек даирәсендә дә киң яклау тапты. Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында илнең эчке һәм тышкы базарында югары сыйфатлы һәм конкуренциягә чыдам продукция һәм хезмәт күрсәтүне ачыклау һәм алга этәрү программасын гамәлгә ашыруда актив катнашучы һәм бәхәссез лидер булып тора.

Республика предприятиеләре, шул исәптән кече бизнес, уникаль инновация эшләнмәләрен кулланып, продукциянең югары технологияле төрләрен җитештерүне уңышлы үзләштерә.

Быел республиканың берьюлы өч предприятиесе "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының югары бүләкләренә лаек булган.

"Импортны алыштырудагы уңышлар өчен" призын, сакчыл җитештерү методикасын актив кертеп һәм үз эшчәнлеген даими камилләштереп, минималь югалтулар белән нефть чыгару бурычларын нәтиҗәле хәл итүче "ТМС Групп" компаниясенә тапшырганнар.

"Инновация" призы "Иинновацияле технологияләр" ҖЧҖ оешмасына "Re-Flame" уттан яклаучы состав" өчен бирелгән. Оешма конструкцияне саклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү максатыннан, төзелешкә һәм сәнәгатькә уникаль югары технологияле материаллар эшләү, җитештерү һәм кертү белән шөгыльләнә.

"Сыйфат тәме" призына Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты продукциясе "Бифилайф дәвалау һәм профилактик туклану әчетелгән сөт продукты" өчен лаек булган. Департамент шәһәрнең социаль һәм ведомство учреждениеләрендә сыйфатлы туклануны оештыра һәм куркынычсыз азык-төлек белән тәэмин итә, шул рәвешле гражданнарның сәламәтлеген саклый һәм яхшырта.

"Мюстела" ҖЧҖ җитештергән барлык өч продукция, шулай ук "Фирдаус" алтын мае һәм "Тулпар Техник" ҖЧҖ җитештергән авиация техникасына техник хезмәт күрсәтү хезмәте "Алтын йөзлек" исемлегенә кергән. Бу статус сыйфат, экология, куркынычсызлык һәм башка күрсәткечләр буенча өстенлек белән аерылып торган илнең нибары 100 товарына бирелә.

Экспертлар, конкурска тәкъдим ителгән товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә анализ ясап, эшкуарларның инновацияле үзгәртеп корулар юнәлешендә актив үсеш кичерүләрен билгеләп үткән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Татарстан Республикасыннан "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының федераль этабына 97 предприятиедән 160 төр продукция һәм хезмәт тәкъдим ителгән, шуларның 53е лауреат исеменә лаек булган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасында һәм "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан Ратушасында 2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм "Сыйфат проблемалары академиясе" төбәкара иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Елена Дубинская катнашында узачак.

"Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ матбугат хезмәте материаллары буенча


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсын оештыру комитетының йомгаклау утырышы узды. Аның рәисе булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады.

Утырышта катнашкан "Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" ФБУ директоры урынбасары Андрей Макаров конкурс нәтиҗәләре һәм эксперт комиссияләре эше турында доклад белән чыгыш ясады.

"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесе төбәк этабы буларак "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында инде 16 ел рәттән уздырыла. Агымдагы елда конкурста 230 предприятие һәм оешмадан 453 товар һәм хезмәт катнашкан, бу узган елдан 10% артык.

Конкурска тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәт күрсәтүне бәяләү максатыннан 8 эксперт комиссиясе формалаштырылган, алар составына 11 министрлыктан, ведомстводан һәм республиканың мәнфәгатьле оешмаларыннан 30 артык белгеч һәм эксперт кергән.

Моннан тыш, эксперт комиссияләре эшенә беренче мәртәбә хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү белгечләре дә җәлеп ителгән.

Утырышта катнашучылар конкурс лауреатлары һәм дипломантлары исеменә дәгъва белдерүчеләрне бертавыштан раслаган: 135 лауреат, I дәрәҗәле 138  дипломант һәм II дәрәҗәле 162 дипломант.

Шулай ук утырыш кысаларында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын әзерләү һәм оештыру өчен эшче төркем төзү турында карар кабул ителгән. Аның составына "Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" ФБУ, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Казан ярминкәсе" ААҖ вәкилләре кергән. Эшче төркем рәисе итеп Герман Лернер билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International