«Made in Tatarstan» порталын тәкъдир итү

2017 елның 16 июне, җомга

Бүген Казан милли тикшеренү технологияләр университетының (КНИТУ-КАИ) Германия-Россия яңа технологияләр институты мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Предприятиеләрнең инновацион үсеше - Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруның нигезе" сораулары буенча киңәшмә узды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, алдынгы җитештерү технологияләре Институты вәкиләре, Бөек Петр Санкт-Петербург политехник университетының Инжиниринг үзәге, Россия федераль атом - төш үзәге -Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эксперименталь физика институты һәм башка оешма вәкилләре, Татарстан сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә башланыр алдынннан фойеда катнашучыларга «Made in Tatarstan» порталы тәкъдир ителде. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан булдырылган (Madeintatarstan.com) сайт Татарстан Республикасының төп предприятиеләре һәм республиканың сәнәгый потенциалы турындагы интернет-порталны гәүдәләндерә. Проектның төп элементы булып тармак структурасына ия булган предприятиеләрнең каталогы тора. Хәзерге вакытта сайтта үз эченә 26 тармак астын алган 8 тармак тәкъдим ителә. Проектның төп бурычлары Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкъдир итү һәм республика предприятиеләрен тышкы базарга чыгару.       

Үзенең доклдында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитештерүдә цифрлы алымнарны куллану һәм производствоны роботлаштыру, интернет сәүдә базарына чыгу кебек икътисади һәм сәнәгый үсеш турында сөйләде. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, НИОКР (фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләре) хәзерге вакытта  түбән дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Сораштыру нәтиҗәләре  буенча 80 респондентның бары тик 6 гына дөньяда булмаган яңа продукция чыгаруны планлаштыра. Предприятиеләрнең патент эшчәнлегендә дә түбән дәрәҗә күзәтелә. НИОКРны гамәлгә кертү һәм патентларны теркәүдә Татарстанда өлешнең иң күбе "Татнефть" компаниясенә туры килә, ләкин компания быел бу өлкәдә күрсәткечләрне киметкән.  

 Альберт Кәримов чыгышын Кытай бизнесмены, Haier компаниясенә нигез салучы Чжан Жуйминь сүзләре белән тәмамлады: "Интернет заманында предприятие һәм платформаны куллана, я платформа аны куллана", - диде ул.

Киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре белән фәнни институтларны берләштерүгә игътибар итәргә өндәде.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вузлар сәнәгать предприятиеләрен инжиниринг үзәкләренә, уртак инновацион проектларны гамәлгә ашыруда җитәрлек җәлеп итми.

Аеруча, аның сүзләренчә, инновацион проектларны коммерцияләштерергә кирәк. "Меркетологларны чакырырга кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Бүген продуктны җитештерү генә җитми, аны сата белергә дә кирәк".

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инстаграмда:

https://www.instagram.com/madeintatarstan/

Безнең биткә язылыгыз. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Киңәшмә материаллары: http://mpt.tatarstan.ru/rus/industriya-40.htm

"Татар-информ" МА сайтында:

http://www.tatar-inform.ru/news/2017/06/16/558276/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International