«Алабугу» МИЗ Харбинда тәкъдир иттеләр

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

«Алабуга» МИЗ мөмкинлекләрен кытай инвесторлары өчен Харбинда узган дүртенче Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсе кысаларында тәкъдир иттеләр. РФ икътисад үсеше министры Максим Орешкин җитәкләгән Россия делегациясе составына "Алабуга" МИЗ, шулай ук, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре керде.

Ел саен үткәрелә торган Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсен оештыручылар Россия ягыннан Россия икътисади үсеш министрлыгы һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Кытай ягыннан — КХР коммерция министрлыгы һәм Хэйлунцзян провинциясе Халык хөкүмәте.

Харбинга алдынгы корпорация делегацияләре килде ("Ростехнологияләр", "Ви Холдинг", "МИЗ" АҖ, "Россия Вертолетлары” АҖ, "ВТБ Банкы" ГАҖ), иң уңышлы кече һәм урта бизнес вәкилләре. Үзләренең экспозицияләрен Россия павильонында Россия Федерациясенең 13 регионы урнаштырды. Россия павильонының гомуми мәйданы ике мең квадрат метрдан арткан. ЭКСПО эшлекле программасы яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча 18 панель дискуссия һәм түгәрәк өстәлне  үз эченә.

Форум сессияләренең берсендә РФ  махсус икътисади зоналар презентациясе узды. “Алабуга” МИЗ мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында инвесторларга кытай телендә “Кытай” идарәче компания департаменты Директоры Евгений Горшков сөйләде.

Шулай ук, “Алабуга” махсус икътисади зона күргәзмәдә Россиянең махсус икътисади зоналарының берләштерелгән экспозициясендә тәкъдим ителде.

 

«Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International