П.А.Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар Лицей-интернатының Попечительләр советы утырышы

2017 елның 17 феврале, җомга

2017 елның 17 февралендә республиканың Яшел Үзән районы Дубровка бистәсендә урнашкан П.А.Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар Лицей-интернатының Попечительләр советы утырышы узды.

ТР Вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә узган утырышта "Идея Технопаркы" генераль директоры С.В.Юшко, "Химград" ААҖ генераль директоры А.М.Гиззатуллин, "Йокогава Электрик СНГ" директоры А.П.Анохин һәм башкалар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан "Орбиталь" яшьләр инновация иҗаты үзәге презентациясе булды. Үзәкнең төп максаты - фән һәм техниканың югары технология өлкәләренә яшьләрдә кызыксыну уяту, талантларны барлау, республиканың булачак инженер базасын формалаштыру.

Үзенең сәламләү сүзендә ТР Вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры, лицейның Попечительләр советы рәисе Алберт Кәримов лицейның уңышлы эшләп килүен, мәгариф эшчәнлеге нәтиҗәләрендә уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте.

Утырышта лицей эшчәнлегенең актуаль сораулары буенча, перспектив ъсеш бурычлары турында чыгышлар ясалды.

Лицей 2013 елда эшчәнлеген башлап җибәрә, анда уңышлы гына дүрт "профессор мәктәбе" эшләп килә, аларның төп максаты укучыларны фән һәм техника өлкәсендә соңгы казанышлар белән таныштыру булып тора.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International