Россия-Кытай эшлекле форумы кысаларында икеяклы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2016 елның 1 ноябрендә Шанхайда «Сәнәгый партнерлык: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар» Россия-Кытай эшлекле форумы узды. Форум эшендә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Кытай Халык Республикасы  сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия һәм Кытай бизнес вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров форумдагы чыгышында  күргәзмәне югары дәрәҗәдә оештыручыларга һәм Россиядән килгән катнашучыларга аерым игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. Денис Мантуров форумда катнашучыларга алда торган төп бурычны хәбәр итте – 2020 елга илләр арасындагы товар әйләнешен 200 млрд. долларга җиткерү. Моңа АТЭС, АСЕАН һәм ЮНИДО оешмалары кысаларындагы хезмәттәшлек тәҗрибәсе ярдәм итәр, диде ул.

Денис Мантуров сүзләренчә, аерым игътибар безнең регионнарның инвестицион  җәлеп итүчәнлегенә бирелә. Аерым статуска өстенлекле социаль үсеш  территорияләре (ТОСЭР) һәм махсус икътисадый зоналар ия (ОЭЗ). Ул Россия  2016 елда үз позицияләрен Doing Business Бөтендөнья банкы рейтингында яхшыртуын һәм 40 урында (2012 елда 120 урында) булуын искә төшерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының КХР белән сәүдә-икътисадый өлкәдә актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. 2016 елның апрелендә «Хайер» компаниясе Татарстанда  суыткычлар җитештерү заводын эшләтеп җибәрде, кер юу машиналарын  җитештерү заводын төзү турында карар кабул ителде. Кытай милли химик-инженер корпорациясе катнашында Менделеевск шәһәрендә минераль ашламалар җитештерүче "Аммоний" ААҖ заводы эшли башлады. "Алабуга" МИЗ территориясендә Кытайның дүрт резиденты үз проектларын гамәлгә ашырачак. Кытай тәҗрибәсе махсус икътисадый зоналар, индустриаль мәйданчыклар оештырганда безгә таяныч булды, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ һәм Hawtai Motor Group Кытай компаниясе арасында килешү - Кытайда КАМАЗ йөк машиналарын һәм Россиядә - Hawtai җиңел автомобильләрен җитештерү һәм сату буенча уртак предприятие булдыру турында искә төшерде.

Безнең лидерларыбыз – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән КПК ҮК Генераль секретаре Си Цзиньпинь арасында яхшы мөнәсәбәтләр аркасында хезмәттәшлек өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, диде ул. Рөстәм Миңнеханов Кытай партнерларын хезмәттәшлек өчен Татарстанга чакырды.

Форум барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров барында «РариТЭК Холдинг» Акционерлык җәмгыяте белән Guangxi Yuchai Machinery Co., Ltd арасында, «РариТЭК Холдинг» Акционерлык җәмгыяте белән CIMC ENRIC Holdings Limited Россия вәкиллеге арасында ике яклы килешүләр  имзаланды.

«РариТЭК Холдинг» АҖ һәм Guangxi Yuchai Machinery Co., Ltd арасындагы килешү газ һәм дизель двигательләрен автомобильләргә, судноларга һәм трактор техникасына урнаштыру буенча Чаллы шәһәрендә җитештерү комплексын булдыру барышында якларның җитештерү, инвестицион һәм фәнни-техник потенциалыннан файдалану нәтиҗәлелеген артыруга юнәлдерелгән.  

«РариТЭК Холдинг» АҖ һәм CIMC ENRIC Holdings Limited Россия вәкиллеге арасындагы килешү автомобильләргә, судноларга һәм трактор техникасына криоген системалар урнаштыру буенча Чаллы шәһәрендә җитештерү комплексын булдыруны, РФ регионнарында хезмәт күрсәтү челтәрен киңәйтүне   күздә тота.  

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International