ENES энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге Бөтенроссия проектлар бәйгесенең нәтиҗәләре мәгълүм булды

3 октябрь 2014 ел., җомга
2 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ENES энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге Бөтенроссия проектлар бәйгесен уздыру буенча бәйге комиссиясенең утырышы узды (алга таба– Бәйге).
Региональ этап кысаларында 11 номинация буенча 29 заявка бирелде. Бәйгедә катнашучылар арасында сәламәтлек саклау һәм белем бирү учрежденияләре, эре сәнәгать предприятиеләре, траспорт комплексы предприятиеләре, торак –коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре бар.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында үткәрелгән интернет –тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, һәр номинация буенча Бәйге комиссиясе тарафыннан 1 –3 урыннар буенча өч иң яхшы проект сайлап алынды.
Региональ этапта җиңүчеләрнең эшләре Бәйгенең федераль этабында катнашу өчен Россиянең Энергия министрлыгына җибәрелде.
Бәйгенең региональ этабы нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” бүлекчәсендә танышырга була http://mpt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=617859.
Җиңүчеләр 2014 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә федераль министрлыклар вәкилләре катнашындагы ENES 2014 “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” III халыкара форумын үткәрү дәверендә бүләкләнәчәкләр.
ENES-2014 форумының күргәзмәләр өлеше кысаларында Татарстан Республикасы икътисадның төрле тармакларындагы: сәнәгать, энергетика, төзелеш һәм торак–коммуналь хуҗалык, мәгълүмат технологияләр һәм башка өлкәләрдә энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрсәтүче бердәм күргәзмә экспозициясе буларак тәкъдим ителәчәк.
Республика күргәзмәсе составында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татмедиа» Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралара агентлыгы, Татарстан Республикасы Энергияне саклау технологияләре үзәге, Казан дәүләт энергетика университеты, эре сәнәгать предприятиеләре, шул исәптән, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы әлеге ENES форумы программасы чараларында катнашырга һәм Татарстан Республикасы күргәзмә экспозициясен карарга чакыра.
ENES форумында катнашу өчен тәкъдимнәрне: Evgeniya.Katkova@tatar.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: (843) 210-05-33).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования