ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Химград” АҖ белән берлектә традицион аралашу мәйданчыгы форматында полимердан эшләнгән автокомпонентларга багышланган Полимерлар көне үткәрде.

Чарада Россиядә полимердан автокомпонентлар җитештерү мәсьәләләре һәм халыкара хезмәттәшлек перспективалары, полимерларны кабельләр җитештерүдә куллану, җитештерү эшчәнлеге алып барганда чыгымнарны киметү мәсьәләләре һәм дәүләт ярдәме чаралары каралды. Шулай ук Полимерлар көне кысасында автомобильләрнең ягулык бакларын җитештерү өчен полиэтиленны бер урынга туплау буенча эшче төркем утырышы да булды.

Сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –  сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. Ул полимер автокомпонентлар җитештерү тармагын үстерүнең мөһимлеген һәм полимерларны җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр арасындагы кооперация бәйләнешләрен ныгыту ярдәмендә базарны киңәйтү зарурлыгын билгеләп үтте. Министр автомобильләрнең ягулык бакларын җитештерү өчен полиэтиленны бер урынга туплау буенча эшче төркем әгъзаларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Төп мәсьәләләр буенча фикер алышкандагы актив позициясе өчен – “Форд Соллерс” УПны, чит илдән кертелүче Lupolen 4261AG полиэтиленына охшаш полиэтиленның тәҗрибә партиясен уйлап тапкан һәм бу материалны махсуслаштырылган лабораторияләрдә сынаган “Казан Оргсинтез” ГАҖне аерым билгеләп үтте.  Альберт Кәримов полимер автокомпонентларның сәнәгать кластеры булдырылганлыгын, аның якындагы берничә елда анда катнашучыларның тизләтелгән үсешен тәэмин итәсен һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттырасын да ассызыклап әйтте.

Чараның шәрәфле кунагы – JVIS USAның бизнесны алга җибәрү буенча директоры Юджин Прусс Америка компаниясе үсешенең төп юнәлешләре, Татарстандагы компаундлар җитештерүче “ТатхимПласт” ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе һәм илебезнең башка предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде.

Полимерлар көнендә беренче тапкыр “МагнаАвтомотив Рус” АҖнең сатып алулар буенча директоры Андрей Дмитриев катнашты. Ул компаниянең пластик детальләр җитештерү өчен материалларны бер урынга туплау буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм бу вакытта компанияләрнең нинди каршылыкларга очравы турында сөйләде. Болар: озакка сузыла торган һәм кыйммәтле омологация процессы, ОЕМ таләпләренең төрлелеге, ягъни автомобиль җитештерүчеләрнең материалга карата бердәм стандарты булмау, тестларны чит илдә уздыру зарурлыгы, материал сыйфатының тотрыксызлыгы һәм зур чыгымнар.

“Химпроминжиниринг” ФҖК” АҖнең Инвестиция проектлары департаменты директоры Михаил Филимонов газ белән эшләүче моторлар сәнәгате өчен югары басымга чыдам 4 нче типтагы гадәттән тыш җиңел савытлар җитештерүне бер урынга туплау проектын тәкъдим итте. Алар автотранспорт, компримацияләнгән табигый газны транспортта ташу һәм саклау өчен тәгаенләнгән. Ул югары басымга чыдам 4 нче типтагы савытларның төп өстенлеген билгеләде: ярыклар барлыкка килми, коррозиягә бирешми, бик чыдам, корыч баллоннар белән чагыштырганда 70 процентка җиңелрәк, хезмәт итү срогы – 20 ел, гидравлик сынауларсыз гына тикшерү мөмкинлеге.

“Уралкабель” АҖ нең җитештерү буенча директор урынбасары Евгений Суходоев автомобиль тимерчыбыклары өчен пластикатлар җитештерүне Россиядә туплау зарурлыгын билгеләп үтте, чөнки хәзерге көндә барлык җитештерүчеләр дә – чит илнекеләр. Ул чираттагы Полимерлар көнен кабель сәнәгатендә компаундлар җитештерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышуга багышлап уздыру теләген җиткерде.

Фикер алышуларда шулай ук “Казан Оргсинтез” ГАҖ, “ТатхимПласт” ҖЧҖ, “Ай-Пласт” ҖЧҖ, “ExotestRus” вәкилләре, автокомпонентлар җитештерүче “Автокомпонент” ИК” АҖ һәм “ЯПП Рус Автомобиль Системалары” ҖЧҖ; “Форд Соллерс” УП, “УАЗ” ҖЧҖ, “ГАЗ” төркеме кебек әйдәп баручы автомобиль җитештерүчеләр, фәнни учреждениеләр вәкилләре дә катнашты.

Чара йомгаклары буенча ягулык салу бакларын җитештерү өчен полиэтиленны бер урынга туплау буенча эшче төркем кысасында хезмәттәшлекне дәвам иттерергә һәм автомобильләрнең пластик детальләрен хромлауны бер урынга туплау мөмкинлеген карарга дигән карар кабул ителде. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы автомобиль җитештерүчеләргә полиэтиленның чит илдән кертелүче Lupolen 4261AG полиэтиленына охшаш яңа маркасын гамәлгә кертүдә ярдәм күрсәтү буенча Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән эшләүне дә дәвам иттерәчәк.

2018 елның 28 мартыннан 30ына кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә TIAF 2018 supportedbyAutomechanika Автомобиль төзү халыкара форумы була. Ул автомобиль төзү һәм автокомпонентлар сәнәгате өчен күргәзмәне, топ-менеджмент өчен зур эшлекле форумны, автоконцерннарның сатып алулар буенча директорлары белән турыдан-туры очрашуларны, шулай ук Татарстан Республикасының җитештерү мәйданчыкларына баруны берләштерә. Күргәзмәдә Кытайдан 150дән артык китерүче һәм җитештерүче компанияләр катнашачак.

Автомобиль төзү халыкара форумы – чаралар оештыруның немецча сыйфаты югары стандартлары, әйдәп баручы – запас частьлар, автокомпонентлар һәм автосервис өчен җайланмалар җитештерүче халыкара компанияләрнең катнашуы, шулай ук традицион рәвештә Automechanika күргәзмәләре кысасында узучы күп мәгълүматлы белем бирү һәм бизнес-программа ул.

Automechanika (Автомеханика) – запас частьлар, автокомпонентлар һәм автосервис өчен җайланмалар җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы халыкара күргәзмәләр бренды, аның чаралары инде 45 елдан артык дөньяның 12 илендә уза һәм автобизнес профессионаллары арасында гаять зур популярлыкка ия. “Automechanika” күргәзмәләре – 13000нән артык экспонентлар һәм ярты миллионнан артык килүче-профессионаллар ул. Automechanika бренды күргәзмәләренең уңышын чаралар оештыруның немецча сыйфаты югары стандартлары, әйдәп баручы – запас частьлар, автокомпонентлар һәм автосервис өчен җайланмалар җитештерүче халыкара компанияләрнең катнашуы, шулай ук традицион рәвештә Automechanika күргәзмәләре кысасында узучы күп мәгълүматлы белем бирү һәм бизнес-программа тәэмин итә. 

Күргәзмә турында тәфсиллерәк мәгълүматны http://tiaf-forum.ru сайтыннан, шулай ук +7 (843) 202-29-03, +7 (843) 202-29-92 телефон/факслар аша алырга мөмкин.

Теркәлү: https://expokazan-osvm.timepad.ru/event/631577.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International