ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Алабуга шәһәре Ford Sollers заводында хезмәтнең икенче сменасын эшләтеп җибәрү әзерлеге кысаларында 300-дән артык кеше тупланды. Заводта җитештерү күләмен ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк икенче смена 2017 елның ахырында эшли башлаячак. Шулай ук, компания "Ford Sollers" заводының башка җитештерү мәйданчыкларында да вакантлы эш урыннары вазыйфаларын биләү өчен хезмәткәрләр җыя. Татарстан Республикасында компаниянең гомуми штаты 700 кешегә артырга тиеш.

Искә төшерик, Татарстанда Ford Sollers егәрлекләрендә LCV һәм SUV сегментлы Ford автомбильләре җитештерелә, кайберләренә ихтыяҗ үсеше быел 50% тан артып китә. Яңа хезмәткәрләрнең төп өлеше – эшчеләр, алар заводта җитештерүнең барлык этапларында мәшгуль булачаклар.

Персонал туплау, заводның Ford Kuga «смарт-кроссовер», 7 урынлы бөтен юлларда йөри алырлык флагман Ford Explorer, Ford Transit гаиләсеннән җиңел коммерция автомобильләренә үскән ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу модельләр Россиядә сатуның 50% тәэмин итәләр: сентябрьдә санап үткән модельләрдән 2400 автомобиль сатылган. 2017 елның гыйнвар-сентябрь айларында узган елның шул ук вакыт чоры белән чагыштырганда Ford Transit 64% арткан, Ford Explorer һәм Ford Kuga өчен бу күрсәткеч 57% һәм 55% тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International