ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Киләчәккә караш" форумы кысаларында индустриаль (сәнәгый) парклар резидентлары һәм идарәче компанияләрнең нәтиҗәләр ясау Съездында катнашты. Чара Казанның "Корстон" кунакханә комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

 

Индустриаль парклар ассоциациясе башкарма директоры Денис Журавский үз чыгышында Россиянең барлык сәнәгать паркының 10% Татарстанда урнашуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта әлеге паркларда илнең барлык резидентларының 32 проценты (677 предприятие) безнең республикада урнашкан. Спикер сәнәгать паркларын гамәлгә кертү һәм аларны булдырудагы чыгымнарны туктатмаска өндәде. Аның сүзләренә караганда, аларны гамәлгә ашыруда бер сум акча туздырган очракта, ул җиде сум булып  инвестицияләнә.

"Химград" АҖ технополисы рәисе Айрат Гыйззәтуллин, съезд нәтиҗәләре буенча РФ Икътисад министрлыгына яңа булдырылачак парклар чыгымын судсидияләүне программасын яңартуны сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылынды һәм РФ сәнәгать министрлыгына 2017-2020 елларга алынган кредитларга процентларны субсидияләү программасын озайту мөрәҗәгате белән чыгарга кирәкле булуы турында сөйләде.

 Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков районда эшләгән сәнәгать мәйданчыгы турында әйтеп үтте. Әлеге җитештерү формасын булдыру бизнесны җәлеп итәргә һәм яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итте, ди. Бүгенге көндә бер генә резидент булса, ел ахырына кадәр аларның саны өчкә җитәчәк дип белдерде район башлыгы. 

Татарстан Президенты сәнәгать мәйданчыклары эшчәнлеге буенча программаны гамәлгә ашыруның уңышлылыгын югары бәяләде.

"Гебзе" (GOSB) оештырылган сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

Әңгәмә барышында катнашучылар Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге базасында булдырылачак уртак сәнәгать зона мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ТР Президенты Татарстанның "Гебзе" белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын билгеләп үтте. "Уңышка ирешәчәгебезгә шикләнмим, - дип белдерде ТР Президенты. – Әлеге мәйданчык зур үсеш потенциалына ия. Сез исә, үз чиратыгызда, сәнәгать зоналары оештыру өлкәсендә һәм инвесторлар белән эшләүдә бәһасез тәҗрибәгә ия".

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов яңа индустриаль зонага потенциаль резидентларны җәлеп итү буенча эш башларга тәкдим итте. 

Белешмә өчен:

 Гебзе (GOSB) оештырылган сәнәгать зонасы Төркиянең Гебзе провинциясе территориясендә урнашкан һәм 1986 елда нигезләнгән. Хәзерге вакытта анда 156 компания теркәлгән, шуларның 42 чит илдән. Хезмәткәрләр штаты – 22 мең кеше.

Зона резидентларының эшчәнлек өлкәләре: машина төзелеше, автомобиль төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, ИТ тармагы, азык-төлек продуктлары җитештерү, пластмасса, электр җиһазлары, электроника һәм башкалар. Монда Германия, Австрия, АКШ, Дания, Финляндия, Франция, Голландия, Англия, Швеция, Швейцария, Италия, Израиль, Япония, Люксембург һәм Корея компанияләре эшли.

 Казан дары заводының яңа генераль директорын Александр Лившицны тантаналы билгеләү завод идарәсенең конференц-залында агымдагы елның 21 сентябрендә узды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының гади кораллар сәнәгате Департаменты директоры Дмитрий Капранов, Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман һәм дары заводы коллективы катнашты.

Белешмә өчен:

 

Лившиц Александр Борисович

 

1985 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлый.

 

1987 елдан 2004 елга кадәр - төп җитештерү бүлегенең технологик җиһазларны ремонтлау буенча мастеры .

 

2004 - 2010 елларда - техдиректор, баш технолог, директор җитештерү буенча Казан дары заводы

 

2010 - 2015 елларда - "Коммунар Самара заводы" директоры.

 

2015 - 2017 елларда - "ЧПО им. В.И.Чапаева" АҖ башкарма директоры.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International