ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 14 сентябрендә Казанда сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Россия-Кытай ярдәмче комиссиясенең 2нче утырышы узачак. Чара кысаларында катнашучылар судно төзелеше, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш һәм авиация, шулай ук, алюминий сәнәгатендәге Россия-Кытай хезмәттәшлеге хакында фикер алышачаклар.

Башкалар сораулар арасында катнашучылар Россиягә энергия җиһазлары экспортын, Россия территориясенә Кытай җитештерүен локальләштерү мөмкинлекләрен, киң фюзеляжлы ерак магистраль самолетын эшләү программасын гамәлгә ашыру барышын һәм аның нигезендә булдырылачак гражданлык авыр вертолеты төзелешен караячаклар.

Моннан тыш, Көнчыгыш Себердә Красноярск технологик үзәне нигезендә алюминий продукциясе җитештерү буенча кластер үсешендә Кытай компанияләренең катнашу мөмкинлеге, Себердән Кытайга кайбер энергоинтенсив җитештерүне күчерү сораулары, "China Electronics Technology Instrumentation Co., Ltd" СВЧ-компонентларын һәм үлчәү техникасын җитештерүне  локальләштерү буенча план хакында фикер алышу булачак.

Икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә сүз "Алабуга" махсус икътисади зонасының инфраструктурасы үсеше өчен кытай партнерларын җәлеп итү турында барачак.

"Камаз" заводында корпоратив отпуск вакытында компания предприятиеләренең ремонт хезмәте җитештерү җиһазларын ремонтладылар. Ике атна эчендә 530 берәмлектән артык җиһаз  ремонтланды, шуларның якынча 45 берәмлеге аеруча мөһим категориясеннән. Ремонт эшләренә 1800 кеше җәлеп ителде.

Автомобиль заводында 7 августта асылмалы этәргеч конвейер реконструкциясе башланды. Шулай ук, заводта җитештерү мәйданнарын бушату эше дәвам итә. Шундый ук ремонт эшләре ял вакытында «Тибет» проекты кысаларында двигательләр заводында да алып барылды.

Предприятиедә зур күләмле эшләр җиһазларны күчерү белән һәм кече ТЭЦны эшләтеп җибәрү эшләре белән дә бәйле. Урынын алыштырган «Мегатом» куәтле лазер комплексы өчен энергетикларга вентиляция системасын монтажларга туры килде. Икенче юнәлеш – җылылыкны алыштыру җиһазларын ремонтлау. Бу эш заводта февраль аенда заводның инженер челтәренә яңа энергетика комплексы торбасын кертүдән башланды. Проект максатларының берсе - буяу сыйфатын күтәрү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International