ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 9 сентябрендә Казанда беренче тапкыр «Корпорацияләр кроссы» дип исемләнгән корпоратив узышлар үтте. «Корпорацияләр кроссы» 3 км озынлыктагы каршылыклардан торган команда ярышларыннан гыйбарәт. Командаларны юл дәвамында төрле дәрәҗәдәге кыенлыклары һәм сәнәгать темасына якын оригиналь исемнәре булган 12 каршылык каршы алып торды. Мәсәлән, "Каучук вулканизациясе", "Конвейер", "Кристалл рәшәткә" һәм башкалар. "Кросс"ның үзенчәлеге профессиональ спортчылар түгел, ә гап-гади предприятие хезмәткәрләренең катнашуында һәм үзләренең физик мөмкинлекләрен кулланып оешмаларының данын якларга әзер булуларында иде.

Йөгерештә Татарстан Республикасының 50 предприятиесе вәкилләре катнашты, алар арасында «Казаноргсинтез», «Газпром сжиженный газ», «Татэнерго», «Казан синтетик каучук заводы», «КВАРТ», «Леруа Мерлен» компанияләре, «Казан җылылык челтәре», «Казан вертолет заводы» кебек оешма хезмәткәрләре бар иде. Команда 6 кешедән торды һәм ярышларда 300 дән артык кеше катнашты.

Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, чара предприятиеләрнең актив социаль сәясәтен күрсәтә һәм һәр компаниянең гомуми корпоратив рухын күтәрә.

Чара Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан Мэриясе, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Казан Яшьләре" оешмасы, ТР предприятие һәм оешмалары, Татарстан предприятие һәм оешмалары яшьләре Берлеге иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International