ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 6-8 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чарасы - Татарстан нефть – газ – химия форумы узачак. Быел чара «Түбән Кама нефтехим» ҖАҖ 50 ел тулуга багышланган.

Быел форум эшендә Россия, якын һәм ерак чит илләрдән 200дән артык предприятие катнашачак. Форум кысаларында уза торган күргәзмәләр экспозициясе ачык һавада 3 павильонда һәм күргәзмә үзәгенең  10 000 кв. м. мәйданында урнашачак. Эшлекле программа кысаларында 7 халыкара конференция үткәрү планлаштырылган.

Шулай ук, Форум көннәрендә тематик түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Нефть  химиясе һәм нефть-газ сәнәгате өчен Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы тарафыннан заманча немец технологияләрен һәм җиһазларын тәкъдир итү оештырылачак.

8 сентябрьдә нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең баш технологлары, механиклары һәм энергетикларының Бизнес – очрашулары узачак.

Форумның аерылгысыз өлеше буларак халыкара тармак күргәзмәләре чыгыш ясаячак, анда катнашучы компанияләр нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җиһазлары һәм технологияләрен, заманча материаллар тәкъдим итәчәк.

"Иң яхшы экспонат, проект яки техник карар" конкурсы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрендә җитештерүгә техник яктан яңадан җиһазландыру һәм технологияләр кертү юнәлешендә перспектив эшләнмәләрне ачыкларга ярдәм итәчәк.

Татарстан нефть-газ- химия форумында эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм нефть-газ-химия тармагының алдынгы казанышлары һәм инновацион эшләнмәләре белән танышу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз!

Массакүләм мәгълүмат чараларының тантаналы ачылышка аккредитация үтүләре катгый мәҗбүри, аккредитация 5 сентябрьдә 16.00сәг кадәр уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International