ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2017 ел
җомга

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2017 елның 17нче августында имзаланган 2789 номерлы Боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Төзелеш кластерының ((инициаторы – "Сувар Девелопмент" ҖЧҖ) һәм төзелеш технологияләре һәм материаллары Кластеры (инициаторы – "Ак Барс Девелопмент" ҖЧҖ) федераль сәнәгать кластерлары реестрына кертелүен раслады.

 "Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы раслаган югары таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә документларны туплап заявка бирү өчен бик зур эш башкарылды  – дип билгеләп үтте Кама кластер үсеше үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов – бу, барыннан да элек уртак эш нәтиҗәсе:  Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, бизнес берләшмәләрнең уртак тырышлыгы.

Төзелеш кластерларының федераль реестрга кертелүе кластерда катнашучыларга импортны алыштыруга юнәлдерелгән кооперация (кластер) инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле булган чыгымнарның 50% каплау мөмкинлеген бирә.

Бүгенге көндә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре карамагында федераль реестрга кертү өчен Татарстан Республикасының тагын 3 сәнәгать кластеры гаризасы бар, алар арасында буенча Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры, Кама машина төзелеше сәнәгать кластеры, Татарстан Республикасы медицина инструменты һәм медицина техникасы җитештерүчеләренең Сәнәгать кластеры.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International