11 августта эшлекле визит белән Татарстан Республикасына Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко килде. "Казан" халыкара аэропортында бүген Губернатор Сергей Левченконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә минитсры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
2017 елның 11-12 август көннәрендә Иркутск өлкәсе делегациясе әгъзалары Татарстандагы кайбер сәнәгать объектлары, республика инновация инфраструктурасы белән танышачаклар, эшлекле коллегалар белән очрашуларда катнашачаклар. Шулай итеп, Иркутск делегациясе программасында югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк һәм "Химград" технополисы, инновацияләр шәһәре "Иннополис" һәм "Алабуга" махсус икътисади зонасы белән танышу да бар.