TatCenter.ru интернет-порталының "Товарларны маркалау һәм кулланучылар өчен конкуренция. Бизнесны ничек саклап калырга?" онлайн-конференциясендә катнашу

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов 12 нче февральдә TatCenter.ru интернет-порталының "Товарларны маркалау һәм кулланучылар өчен конкуренция. Бизнесны ничек саклап калырга?" онлайн-конференциясендә катнашты.

Экспертлар буларак шулай ук Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Үзмәшгульлеккә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Сергей Карпухин, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ирина Әхмәтшина, Татарстан таможнясы товарларын чыгарганнан соң таможня контроле бүлеге башлыгы, Таможня хезмәте майоры Михаил Лавров чыгыш ясады.

http://tatcenter.ru/conferences/markirovka-tovarov-i-konkurentsiya-za-potrebitelej-kak-sohranit-biznes/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International