Казан вертолет заводы Aurus Ансатының сертификация сынауларын тәмамлаган

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

"Россия вертолетлары" холдингының Казан вертолет заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Aurus бренды стилистикасында башкарылган югары уңайлыклы салонлы Ансат вертолетының сертификация сынаулары тәмамланган. Беренче тапкыр машина МАКС-2019 халыкара авиация-космос салоны кысаларында тәкъдим ителгән булган.

Сертификация сынауларының максаты – вертолетның VIP салонында урнаштырылган җиһазларның эшкә яраклылыгын һәм борттагы радиоэлектрон җайланмаларның электромагнит ярашлыгын бәяләү. Киләсе этап – Һава транспорты федераль агентлыгыннан (Росавиация) вертолетның типлаштырылган конструкциясендәге әлеге үзгәрешкә хуплау алу.

Ансат Aurus биш пассажирга билгеләнгән. Салонның дизайн-проекты "Вертолеты России" һәм Фәнни-тикшеренү автомобиль һәм автомотор институты белгечләре тарафыннан эшләнгән. Оптималь эргономик чишелешләр өчен салонны эшләгәндә, компьютер моделеннән тыш, төрле комплекцияле кешеләр катнашында тестлар да үткәрелгән.

Aurus бренды белән "Кортеж" проекты кысаларында люкс классындагы машиналар дәүләтләрнең беренче затлары өчен чыгарыла. Хәзер линейканы авиация техникасы да дәвам итә. Aurus бренды стилистикасындагы Ансат беренче тапкыр МАКС-2019 кысаларында "Вертолеты России" холдингының статистик экспозициясендә күрсәтелгән. Ул чакта Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган КВЗ җитештергән шөрепле машинаны караган.

Күп максатларга ярашлы җиңел Ансат вертолеты Казан вертолет заводының тәҗрибә-конструкторлык бюросында проектланган. Машина ике двигатель белән җиһазландырылган һәм пассажирлар һәм VIP-пассажирлар йөртү, йөк ташу, әйләнә-тирә мохитне мониторинглау һәм санитар борт сыйфатында кулланыла ала. Ансатны биек тауларда сынау эшләре тәмамланган, аның 3500 метрга кадәрге биек урыннарда тау җирлегендә эшли алу мөмкинлеге расланган. Вертолет Цельсий буенча -45 градустан +50 градуска кадәр температурада кулланылырга мөмкин.

"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International