Балигъ булмаганнарга никотинлы продукция сатуны тыю турында закон кабул ителде

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында "Балигъ булмаганнарга составында тәмәке булмаган никотинлы продукция сатуны, Татарстан Республикасы территориясендә никотин китертүнең электрон системаларын тыю һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 24 декабрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде һәм үз көченә керде.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясе, суыра торган табак (снюс), насвай, шулай ук составында тәмәке булмаган никотинлы продукция сату, никотин (вейплар) китертүнең электрон системалары тыела.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә "кайнар линия" эшли, аның номеры буенча тәмәкесез никотинлы продукция сатыла торган һәм аны сату кагыйдәләре бозыла торган сәүдә объекты турында хәбәр итәргә мөмкин.

Кайнар линия телефоны: (843) 272 80 33 (эш көннәрендә), ял көннәрендә: (843) 238 98 54 яки эл. почта адресы: rpn.pitanie@tatar.ru.

Сәүдә нокталарыннан читтә тәмәкесез никотинлы продукция сату фактлары билгеләнгәндә, Эчке эшләр министрлыгы органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International