ИНВЭНТ ДК предприятиеләрендәге хәл турында

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген "ИНВЭНТ" ҖЧҖ компаниясендә (ИНВЭНТ компанияләре төркеме составына керүче җитештерү предприятиеләре милекчесе) "Бөлгенлек (банкротлык) турында" федераль закон кысаларында конкурс производствосы процедурасы кертелде. Бу адым – мәҗбүри чара һәм төркем предприятиеләренең югары бурыч йөкләнешенә хезмәт күрсәтә алмавына бәйле.

Агымдагы процедураның стратегик максаты – гамәлдәге мәйданчыкта профильле бизнес үсеше белән кызыксынган инвесторларны җәлеп итү өчен кирәкле шартлар тудыру.

Иң зур залог кредиторы – "Газпромбанк" (акционерлык җәмгыяте) – активның бәясен саклап калуда мәнфәгатьле, моның һичшиксез шарты булып производство потенциалын һәм хезмәт коллективын саклау тора. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Газпромбанк һәм башка мәнфәгатьле яклар арасында, гамәлдәге җитештерү контурында контракт базасын формалаштыруны да кертеп, ИНВЭНТ ДК предприятиеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән уртак гамәлләр турында килешүгә ирешелде. 

Шулай итеп, эш урыннарын саклап калу һәм хезмәт хакын түләү белән җитештерү эшчәнлеге гамәлдәге законнар һәм оешманың локаль актлары нигезендә алып барылуын дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International