"КАМАЗ" ГАҖ – "Ел экспортеры-2019" премиясе призеры

2019 елның 29 ноябре, җомга

Ноябрь аенда "КАМАЗ" ГАҖ "Ел экспортеры - 2019" премиясе кысаларында "Эре бизнес: югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры" дигән абруйлы номинациядә икенче урынны яулады.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган "Ел экспортеры" премиясен алу өчен барлык федераль округлардан барлыгы 1600дән артык гариза тапшырылган булган. Экспортерлар түбәндәге номинацияләрдә җиңү яулау өчен дәгъва белдергән: "Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры", "Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры", "АСК өлкәсендә ел экспортеры", "Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры", "Яңа география" һәм "Ел ачышы". Катнашучыларның 70%тан артыгы – кече һәм урта бизнес субъектлары.

Бөтен дөньяга үзенең йөк автомобильләре һәм автодетальләре белән танылган "КАМАЗ" ГАҖ киеренке көрәштә "Эре бизнес: югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры" номинациясендә көмеш медаль алган. Дөньяның 50дән артык иленә продукциясе китерелә торган компания яңа экспорт продуктлары булдыруы һәм Европаның биш хуплау сертификатына ия булуы белән билгеләп үтелгән. Моннан тыш, завод Евро-6 экологик стандартындагы КАМАЗ-5325 автомобильләренең сынау өчен җитештерелгән партиясен Литвага илтте.

Җиңүчеләр РЭҮ тарафыннан төрле бонуслар алачак. Алар арасында: чит ил базарларында чит ил партнерлары белән сөйләшүләрне шәхси рәвештә алып бару; экспорт контрактына хезмәт күрсәтүгә бонус тарифы; чит ил маркет-плейсында теркәлү; Мәскәүдә Экспорт мәктәбе базасында акселерация программасы буенча уку, шулай ук экспортерларга мәгълүмати ярдәм чараларының киң исемлеге.

Премия ике этапта, конкурс нигезендә үткәрелде. Башта җиңүчеләр 8 федераль округ дәрәҗәсендә бүләкләнгән, алга таба һәр номинациядә илкүләм дәрәҗәдә иң яхшылары билгеләнгән.

Киләсе елда премиядә катнашу өчен гаризаларны Россия экспорт үзәге сайтында бирергә мөмкин.

"Россия экспорт үзәге" АҖ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International