ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында фин компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән Ханкинтатукку (Финляндия) компаниясенең директорлар советы рәисе, медицина фәннәре докторы, профессор Аймо Юхани Нисканен килде.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында профессор белән очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев үткәрде. Яклар төрле категорияләрдәге азык-төлек өстәлмәләре җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Профессорның Татарстан Республикасына килүенең төп максаты – "Йөрәк-кан тамырлары авырулы пациентларны амбулатор алып баруның көнүзәк мәсьәләләре" дигән россиякүләм конгрессында катнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International