WorldSkills төбәк чемпионатының "Лаборатор химия анализы" компетенциясендә җиңүче билгеләнде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ хезмәткәре – 3601нче цехның химия анализы лаборанты Рената Асылгәрәева "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) төбәк чемпионатында беренче урын яулаган. Ярышларның чираттагы этабы 11-16 ноябрь көннәрендә Түбән Каманың Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә узган.

Рената Асылгәрәева 22 яшькә кадәрге категорияләрдә "Лаборатор химия анализы" компетенциясендә катнашкан. Җиңүче исеме өчен Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга һәм Казаннан барлыгы 7 яшь белгеч көрәшкән. Ярышның беренче ике көнендә катнашучылар һәм экспертлар җиһазлар белән танышкан, матдәләр составын билгеләү методикасын өйрәнгәннәр.

Чемпионат эксперты сыйфатында "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ 3601 нче цехының әйдәүче белгече Мария Ильина чыгыш ясаган.

Экспертның тырыш хезмәте һәм чемпионатка әзерлек барышында катнашучының нәтиҗәле һәм көйле эше нәтиҗәсендә, Асылгәрәева Рената, 548 балл җыеп, I урынны яулаган.

Нәтиҗәләр ясаганда биремне үтәүгә сарыф ителгән вакыт, аны үтәү сыйфаты, куркынычсызлык техникасын үтәү исәпкә алынган.

"Яшь профессионаллар" илкүләм чемпионатының финалы 2020 елда Кемерово өлкәсендә узачак.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International