"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты: белгечләр белән сөйләшү

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" ("Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты составына керә) төбәк проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Министр урынбасары Алмаз Хөсәенов рәислегендә узган киңәшмәдә "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге" дәүләт автоном учреждениесенең компетенцияләр үзәге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыруда катнашучы республика предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Моннан тыш, киңәшмә эшендә илкүләм проектны потенциаль башкаручы оешмалар да катнашты. Мондый "консультантларның" төп функциясе – предприятиеләр белән берлектә алга таба бөтен производствога тиражлау өчен үрнәк агым булдыру.

Предприятие өчен консультантларның эше бушлай. Түләү федераль бюджет акчалары хисабына башкарылачак.

Киңәшмә предприятиеләр тарафыннан зур кызыксыну уятты, аларның вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Мәсәлән, "Экспортны үстерү акселераторы" һәм "Җитештерүчәнлек лидерлары" белем бирү программаларында катнашу, хезмәткәрләрне яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү өчен субсидияләр алу һәм башкалар турында.

Алмаз Хөсәенов ассызыклаганча, илкүләм проектта катнашу ирекле һәм оештыру ягыннан гади булып тора:

"Предприятие компетенцияләрнең федераль үзәге сайтына кереп, төймәгә басып, илкүләм проектта катнашуга языла, ягъни барысы да бик гади", – дип аңлатты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International