"Нефтехимик"лар WorldSkills чемпионатыннан медальләр белән кайтты

2019 елның 20 сентябре, җомга

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ өч хезмәткәре 9 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Сочида узган WorldSkills стандартлары буенча тармак чемпионаты нәтиҗәләре буенча бакыр медальләргә ия булган.

Ярышларда "Нижнекамскнефтехим"ның җиде хезмәткәре – 3 конкурсант һәм 4 эксперт катнашкан. Чемпионат өч компетенция буенча узган: "Лаборатор химия анализы", "Химик технологияләр аппаратчысы" һәм "Технологик җиһазларны ремонтлау". Компания хезмәткәрләре аларның һәркайсында катнашкан.

Ярыш нәтиҗәләре буенча "Нижнекамскнефтехим" ФТҮ хезмәткәре Ләйсән Муллакаева бу юнәлештә катнашкан 12 конкурсант арасында "Лаборатор химия анализы" компетенциясендә иң көчле өчлеккә кергән.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ олигомерлар һәм гликольләр заводы хезмәткәре Андрей Кукарин "Химик технологияләр аппаратчысы" компетенциясендә чын осталык күрсәткән. Нәтиҗәдә компетенциядә катнашучы 16 кеше арасында бакыр медальгә лаек булган.

Компаниянең тагын бер вәкиле – слесарь-ремонтчы Радик Әгъләмов "Технологик җиһазларны ремонтлау" компетенциясендә лидерлар өчлеген япкан. Әлеге компетенциядә иң яхшысы исеменә 11 конкурсант ярышкан.

Конкурсантларның казанышларына ирешүдә "Нижнекамскнефтехим" эксперт-белгечләре зур өлеш керткән: Фәтхетдинова Наталья (6711 цехның инженер-технологы), Ильина Мария (3601 цехның әйдәп баручы белгече) һәм Роменский Артем (6525 цех мастеры).

Тармак чемпионатын "Яшь профессионаллар" Ворлдскиллс берлеге белән берлектә "СИБУР Холдинг" ГАҖ компаниясе үткәрде. Ярышларда 5 компания – “СИБУР Холдинг" ГАҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Роснефть" ГАҖ, "ТАНЕКО" АҖ һәм "Газпром" АҖ предприятиеләреннән барлыгы 100гә якын кеше катнашкан.

"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International