Казан синтетик каучук заводы: хәл контрольдә

2019 елның 20 сентябре, җомга

Конкурс производствосы процедурасында булган Казан синтетик каучук заводы полисульфид олигомерлар, каучукның махсус маркалары һәм башка продукция өлешендә Россия Федерациясендә бердәнбер җитештерүче булып тора, шул исәптән дәүләт оборона заказы буенча тәэмин итү кысаларында да.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан төп кредитор – "ВЭБ.РФ" ДК, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, конкурс идарәчесе белән тыгыз хезмәттәшлектә предприятиене саклау юлларын эзләү эше туктатылмады.

Стратегик партнер – "Промышленные технологии" холдингын (оборона-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен продукция җитештерү һәм китереп тору тәҗрибәсе булган КСКЗ продукциясен кулланучыны) җәлеп итү турында килешенеп, 20 сентябрьдә холдингның бер предприятиесе белән конкурс шартларында КСКЗ эшчәнлеген торгызуны күздә тоткан шартнамә имзаланган.

Шартнамә кирәкле ресурсларны, шул исәптән квалификацияле персоналны саклап калу һәм продукциянең махсус номенклатурасын җитештерүне дәвам итү максатларында агымдагы чыгымнарны түләү өчен финанс ресурсларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International