Сыекландырылган табигый газ өлкәсендә Татарстанның яңа партнерлары

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Atlas Copco һәм LEWA/Nikkiso компаниясенең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

Очрашу кысаларында яклар газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, компрессор һәм вакуум техникасы, насос һәм криоген җайланмалар проектлау һәм җитештерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Утырышның көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә – LEWA/Nikkiso компаниясе белән Татарстан Республикасын табигый газны сыекландыру җайланмалары белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлек итү.

Тәэмин итүләр проектына техник нигезләүне Nikkiso компаниясе вице-президенты Ханс-Йорг Линке тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Nikkiso-төрле эшчәнлек юнәлешләрендәге предприятиеләр кергән компанияләр төркеме: криоген насослар, химия сәнәгате өчен насослар, медицина техникасы, аэрокосмик җиһазлар җитештерү, шулай ук дозалы насослар җитештерү – LEWA бүлекчәсенең эшчәнлек өлкәсе.

"Казанкомпрессормаш" ААҖдә Atlas Copco компрессорлары җитештерү урынын локальләштерү концепциясе фикер алышуның икенче мәсьәләсе булды.

Исегезгә төшерәбез, Atlas Copco компаниясе белән алдагы очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында агымдагы елның июнендә узган иде. Яклар Татарстан Республикасының нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләшкәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International