Казахстан Республикасының Казандагы вәкиле белән беренче эшлекле очрашу

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген министр Альберт Кәримов һәм Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Жанболат Мурзалинның беренче таныштыру очрашуы узды.

Эш тәртибендә ике төбәкнең үзара файдалы хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Генераль консул Татарстанның газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча тәҗрибәсе, шулай ук Казахстан уку йортларына нейросимуляторлар китерү мәсьәләләре буенча аеруча кызыклы юнәлешләрне билгеләде.

"Республика хакимнәре арасында Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләнмәләре аеруча зур кызыксыну тудыра", – дип ассызыклады Жанболат Мурзалин.

Ике яклы визитларны оештыруга аерым игътибар бирелде. Жанболат Мурзалин партнерлык мөнәсәбәтләренең югары потенциалын һәм динамикасын билгеләп үтте.

Шулай ук Генераль консул Казахстан Республикасы делегацияләренең Татарстанга визитлары турында сөйләде. Визитлар вакытында, аерым алганда, "Казан" агросәнәгать паркында һәм республиканың башка тармак предприятиеләрендә булу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International