Россия Хәрби диңгез флоты баш комитеты: "Сезнең кораблар югары характеристикаларга ия: маневрлы, диңгеләрдә йөзә һәм ышанычлы…"

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ территориясендә "Тайфун" исеме белән 22800 проектының кече ракета корабы корпусына нигез салу тантанасы булды. Тантанада Россия Хәрби диңгез флотының баш җитәкчесе Николай Евменов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чара 17-нче номерлы цехның завод мәйданында узды. Трибуна артына вертикаль киль һәм төптән тышлый торган беренче табакларны салып куйганнар, ә трибуна алдына – "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флаглары һәм Андреев флагы. Флагштоклар буйлап 75487 хәрби частенең танылган төркеме вәкилләре парад формасында басып тора иде.  

Традиция буенча тантана Россия флоты өчен кораблар төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International