Министрның һөнәри бәйрәм белән котлавы

2019 елның 25 августы, якшәмбе

Хөрмәтле республиканың тау сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Шахтерлар көне белән котлыйм!

Сәнәгатьнең база секторы буларак тау эшен формалаштыру чоры берничә йөз еллар элек башлана. Бу вакыт эчендә тармак көчле үсеш импульсларын сынады. Хәзерге вакытта нефть чыгару процессын куркынычсыз итүгә һәм камилләштерүгә зур игътибар бирелә: заманча җиһазлар киң кулланыла, прогрессив технологияләр кертелә. Әмма теләсә кайсы вакытта бер нәрсә үзгәрешсез кала бирә –  ул да булса таучыларның фидакарь хезмәте.

Төзелеш материаллары – төзелеш гипсы һәм гипслы коры катнашмалар җитештерүче предприятиеләрне өзлексез рәвештә стратегик чимал белән тәэмин итү республикада тау хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелегенә бәйле.

Сезнең осталык, җаваплылык һәм яраткан эшегезгә тугры булуыгыз тирән ихтирамга лаек!

Тармакның барлык хезмәткәрләрен чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, оптимизм, иминлек телим, һәрчак нык сәламәт булыгыз!

Министр, Альберт Кәримов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International