"Татнефть" АЗС белән "Магнит" уртак кибетләр ачты

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

"Татнефть" АЗС һәм "Магнит" ваклап сату челтәре уртак сынау проектын гамәлгә ашыруга – компаниянең автотәэминат станцияләрендә сәүдә нокталары ачуга кереште.

"Магнит" бренды белән беренче сәүдә нокталарына тест уздыру Краснодар краенда "Татнефть" АЗСларында башланды, анда ваклап сату челтәре сатып алучыларга иң кирәкле ассортимент белән җыйнак кибетләр ачкан. 

Беренче ике объект Кара диңгез ярына таба М4 "Дон" федераль трассасы янында урнашкан, юлда популяр булган продукциягә, шул исәптән яңа каһвәнең, кондитер әйберләренең, эчемлекләрнең һ.б. төрле төрләренә басым ясалган. 

Соңгы биш елда "Татнефть" ваклап сату челтәре ягулыкка бәйле булмаган бизнеста җитәрлек компетенция туплаган һәм нефть продуктларын сату белән генә чикләнми. АЗС челтәрен модернизацияләү кысаларында киңәйтелгән кафе зоналары булган яңа АЗС форматлары гамәлгә кертелә, җәмәгать туклануы үсеш ала, "Татнефть" автотәэминат станцияләрендә клиентларга сыйфатлы бөртекле каһвә, милли камыр ризыклары һәм товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә. Ягулыкка бәйле булмаган бизнесның үсеш юнәлешләренең берсе – танылган сәүдә челтәрләре яки тиз туклану челтәрләре белән хезмәттәшлек итү, бу хәл күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтү һәм АЗСларга яңа клиентлар җәлеп итү мөмкинлеген бирә.

Көньяк юнәлештән тыш, Мәскәү төбәге АЗСларында да "Магнит" кибетләрен оештыру планлаштырыла. Әлеге проект нәтиҗәләре буенча "Магнит" челтәре белән киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү турында карар кабул ителәчәк.

 "Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International