Прагага эш визиты

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан сәнәгатьчеләре делегациясе Чехия Республикасы башкаласы Прагада булды. Бер көнлек визитның эш программасы бик бай иде.

Көннең беренче яртысында Альберт Кәримов FANS һәм PBS Energo компанияләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздырды. Аерым алганда, FANS Чехия компаниясенең су әйләнеше системалары һәм градирнялар җитештерү өлкәсендә, ә PBS Energo компаниясенең турбиналар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү планнары турында сүз барды.

Аннары Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эш төркеменең җиденче утырышы узды.  Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкләде. Чехия делегациясен ЧР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Эдуард Мыржицки җитәкләде. Уртак эшче төркем утырышында шулай ук ике төбәкнең дәүләт идарәсе органнары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Фикер алышу барышында яклар, уздырылган эш Чехия белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә, дип билгеләде. Агымдагы чорда Чехиядән рәсми һәм эшлекле делегацияләрнең, шул исәптән югары дәрәҗәдә дә, визитлары узды.

Эш төркеме утырышында яклар "КВЗ" ГАҖ, "Вакууммаш" АҖ кебек Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру турында сөйләште. Икенче яктан, Чехиянең "ПБС ЕНЕРГО" АҖ, "Йигострой", "MPower Engineering a.s.", "FAVEA" компанияләренең һәм башкаларның базарга керү һәм/яки Татарстан предприятиеләре белән кооперациясенә кагылышлы планнары әйтелде.

Перспектив юнәлешләр арасында станоклар төзү һәм авиация өчен мотор төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекнең алга таба үсешен, сәнәгать һәм юл төзелеше өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча Чехия компанияләре тәҗрибәсен куллануны, яңа энергия саклаучы технологияләр кертүне, биотехнологияләр куллануны, шулай ук Чехия компанияләренең Казанда тармак күргәзмәләрендә катнашуын, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны, Чехия һәм Татарстан югары уку йортларының хезмәттәшлек итүен билгеләп үтәргә кирәк.

"Татарстан предприятиеләре Чехия бизнес даирәләре белән авиация, машина төзелеше, станоклар төзү, мәгариф проектларын да кертеп, уртак эшләр уздыру өлкәсендә хезмәттәшлекне тирәнәйтергә тели. Без үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча диалогка әзер, өстәвенә, Прагада ун елдан артык Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли", – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.

Уртак эш төркеме сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы эшен уңай бәяләде һәм киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен алшартлар билгеләде. Ахырда Уртак эшче төркемнең Җиденче утырышы беркетмәсенә кул куелды.

Көннең икенче яртысында Татарстан һәм Чехия предприятиеләренең бизнес-форумы узды, анда республиканың сәнәгать потенциалы һәм сәнәгать предприятиеләре тәкъдир ителде, шуннан соң эшлекле элемтәләр белән алмашу булды.

Эшлекле визит ахырында Альберт Кәримов Россия Федерациясенең Чехиядәге Илчесе Александр Змеевский белән очрашты. Очрашу Россия Илчелеге бинасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International