Татарстан-Төрекмәнстан: партнерлык һәм хезмәттәшлек өчен зур потенциалы бар

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген Kazan Palace Hotel By Tasigo "Кристалл" залында Төрекмәнстан Хөкүмәте делегациясе визиты кысаларында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Татарстан-Төрекмәнстан эш төркеменең алтынчы утырышы узды.

Төрекмәнстан делегациясе составына Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Батыр Базаров җитәкчелегендәге тармак министрлыклары, ведомстволары һәм эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

"Без республикалардагы икътисад структурасын, мәдәни һәм тарихи элемтәләр якынлыгын, шулай ук җитәкчеләр арасында булган үзара аңлашуның югары дәрәҗәсен аңлап һәм исәпкә алып, Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә зур потенциал күрәбез", – дип ассызыклады сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Көн тәртибендә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу игълан ителде.

Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров билгеләп үткәнчә, республикалар арасында мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә үсә: Казан һәм Ашхабад башкалалары арасында авиаюнәлеш популяр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов визитыннан соң Төрекмәнстанда яшәүче ватандашларда "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиотапшыруы белән кызыксыну катгый артты, шулай ук быел Татарстанда "Төрекмәнстан көннәре" планлаштырыла. "Болар барысы да республикаларның тагын да тыгызрак аралашуына һәм партнерлыгына ярдәм итә", – дип ассызыклады вәкаләтле вәкил.

Нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышканда, "Татнефть" ГАҖ Төрекмәнстан территориясендә эшчәнлекне яңадан башлап җибәрүе турында билгеләп үтелде. "Компания территорияне киңәйтү белән катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча хезмәт күрсәтүне дәвам итә. "Татнефть" компаниясенең уку үзәкләре базасында төп нефть һөнәрләре буенча "Туркменнебит" ДК белгечләре һәм эшче төркемнәре өчен укулар уздырылды. Моннан тыш, тармак техникасын ремонтлау буенча да хезмәтләр күрсәтелә. Компания нефть-газ өлкәсендә эшне һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер", – дип белдерде җитештерү проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы – "Татнефть" ГАҖ Татарстан Республикасыннан читтә нефть-газ проектлары буенча идарә башлыгы урынбасары Рафаэль Әфләтүнов.  

"Республиканың стратегик планнарында Төрекмәнстан – Әфганстан – Һиндстан – Пакыстан нефть-газүткәргечләрен төзү, шулай ук полимер индустрия һәм газ эшкәртү үсеше", – дип белдерде Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Батыр Базаров.

Үз чиратында, "Туркменнефть" дәүләт концерны рәисе урынбасары Оразмурад Куренов болай диде: "Төркмәннефть” Татарстан компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне саклап калырга тели. Татарстан компанияләре хезмәтләр күрсәтүгә тендерларда актив катнаша. Нефть-газ секторы предприятиеләрен 2019 елның октябрендә нефть-газ буенча тармак күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз".

Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек темасын дәвам итеп, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев түбәндәгеләрне билгеләде: "Төрекмәнстан Республикасында логистика үзәге булган Сәүдә йортын ачу турында килешенде, анда Россия базарында сорала торган табигый йон, Төрекмәнстанның текстиль производствосы сакланачак".

"Төрекмәнстан – Урта һәм Үзәк Азиядә "КАМАЗ" маркалы автомобиль техникасын иң күп кулланучыларның берсе. Бүгенге көндә илдә КАМАЗ автомобильләре паркында 9 меңнән артык берәмлек исәпләнә. Төрекмәнстанда "КАМАЗ" йөк машиналарының бөтен серияле линейкасы тәкъдим ителгән, – дип билгеләп үтте Төрекмәнстанның "ВТК "КАМАЗ" АҖ  проекты җитәкчесе Марат Гарифуллин.

Очрашуда шулай КЭР-Холдинг һәм КМПО предприятиеләре вәкилләре дә чыгыш ясады.

Утырышта республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгате, элемтә һәм мәгълүмат технологияләре, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Очрашу ахырында яклар Татарстан-Төрекмәнстан эш төркеменең алтынчы утырышы беркетмәсенә кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International