Урал автосалоны – 2019

2019 елның 24 мае, җомга

23-25 май көннәрендә Чиләбе шәһәрендә "Урал автосалоны-2019. Коммерция транспорты" махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Бу масштаблы чара ел саен автомобиль базарындагы төрле катнашучыларны – Россия һәм чит илләрдәге җитештерүчеләрне, импортка озатучыларны, техника һәм комплект деталь дистрибьютерларын җыя.

Күргәзмәгә килүчеләр танылган брендлы җиңел һәм йөк машиналарының киң ассортименты белән танышты. "Трактор" боз аренасы территориясендә урам экспозициясендә пассажир техникасының күп санлы модельләре тәкъдим ителгән иде. Алар арасында Россиядә җитештерелгән ЛОТОС 105 автобусы да бар, аның үзенчәлеге - LNG газ-мотор двигателе, ягулык сыйфатында "сыек" метан кулланыла.

"РариТЭК" компаниясе җитештергән ЛОТОС автобусы бер үк вакытта 72 пассажирны йөртә ала, шуларның 23се – утырган килеш. Бу – аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен апарель һәм урнаштыру өчен махсус урын белән җиһазландырылган уңайлы хәрәкәт итү чарасы. Автобусның идәне төшерелә, шулай ук эксплуатацияләгәндә уңайлылык дәрәҗәсе дә арттырыла. 

ЛОТОС 105 автобусы 260 ат егәрлегенә ия булган двигатель, тизлек күчерүче Allison T280R автомат тартмасы һәм 450 литр күләмендәге криоген багы белән җиһазландырылган. 

"РариТЭК Холдинг" АҖ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International