Т-500 самолетларын серияле җитештерү

22 май 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасында МВ-500 һава судноларын серияләп җитештерә башлау планлаштырыла, алар Т-500 сәүдә маркасы белән тормышка ашырылачак. Самолетларны җитештерү белән "МВЕН" ҖЧҖ заводы шөгыльләнәчәк.

"МВЕН" заводын төзи башлау тантанасы 22 майда Иннополиста узды. Чарада республиканың беренче затлары – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук "Ростех" дәүләт корпорациясе вәкилләре – генераль директор Сергей Чемезов, директор урынбасары Александр Назаров һәм индустриаль директор Сергей Абрамов катнашты.

Тантана җыю производствосын һәм эксперименталь авиация аэродромын төзү проектын презентацияләүдән башланды. Проектны символик рәвештә Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов эшләтеп җибәрде. Тантаналы чара кысаларында шулай ук Т-500 һава судларының беренче тәҗрибә партиясен карап чыктылар. 

Т-500 самолетларын серияләп җитештерү проекты МАКС-2017 чарасында имза салынган Бөтенроссия авиахимработ системасын булдыру һәм үстерү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында килешү кысаларында "Ростех" дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы тарафыннан уртак тырышлык белән гамәлгә ашырыла.  Завод 2022 елда файдалануга тапшырылачак.

Завод территориясендә җыю цехлары, склад бүлмәләре һәм эксперименталь авиация аэродромы урнаштырылачак. Биредә ике урынлы һәм пилотсыз вариантлы модель нигезендә Т-500 моделендәге һава суднолары һәм башка самолетлар җыелачак.

Объект белән бергә территория "Иннополис" махсус икътисадый зонасы составына керәчәк. Проектны тормышка ашыру өчен 300 га артык мәйданнан файдалану күздә тотыла, планлаштырылган җитештерү куәте – елына 100 га кадәр һава судносы.

Һава судноларын җитештерүдә Россиядә җитештерелә торган заманча композицион материаллар кулланылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования