Вольфганг Тифензее: Без алман компанияләренең Казанга килүен һәм эшлекле элемтәләр урнаштыруын теләр идек…

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстанга эшлекле визит белән Тюрингия (Германия) бизнес-делегациясе килде. Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан-Тюрингия эш төркеменең өченче утырышы узды.

Эш төркеме утырышында элек билгеләнгән уртак проектларны һәм перспектив юнәлешләрне гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Очрашуны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов ачты: "Татарстан белән Тюрингия арасындагы хезмәттәшлек даими рәвештә үзара мәнфәгатьле булу нәтиҗәсендә үсә. Безнең төбәкләрдәге предприятиеләрнең һәм уку йортларының бергәләп эшләүдә кызыксындыру белдерүләрен билгеләп үтәргә кирәк. Нәкъ менә алар безгә төбәкара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә".

Үз чиратында, икътисад, фән һәм санлы технологияләр министры Вольфганг Тифензее сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ике яклы мөнәсәбәтләрнең яхшы нигезе бар һәм аларны яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру хисабына киңәйтергә кирәк.  

Эш төркеме утырышында яклар төрле проектлар өстендә, барыннан элек, производствоны цифрлаштыру өлкәсендә максатчан эшләргә ниятләүләрен билгеләде. Бу өлкәдә гамәлгә ашырыла торган яңа проектларның берсе – ясалган продуктны алга таба локаль һәм федераль базарларда сатып, "IBYKUS AG" һәм "Риэль Инжиниринг" компаниясенең уртак мәгълүмати продуктын эшләп чыгару.

Моннан тыш, яклар машина төзелеше һәм сәнәгать җиһазлары җитештерү, мәгълүмат-коммуникация технологияләре, цифрлы технологияләр, яңартыла торган энергия чыганаклары кебек өлкәләрдә үзара партнерлык мәсьәләләре турында да фикер алышты. Төбәкләр һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүне һәм квалификация күтәрүне хуплый.

Очрашу ахырында Алдынгы технологияләрнең һәм бизнесның төбәк институты (РИПТИБ) һәм Эрфурт белем бирү үзәге арасында шартнамәләр имзаланды.

Татарстан-Тюрингия эш төркемен төзү турындагы карар 2016 елның июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Тюрингиягә рәсми визиты кысаларында кабул ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International