Татарстан предприятиесенә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проекты кысаларында Россиядә тәүге ташламалы заем хупланган

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Сәнәгатьчелекне үстерү фондының Экспертлар советы, "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге" АКО бәяләмәсенә нигезләнеп, "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проекты кысаларында Казанның "НПП "Тасма" ҖЧҖ предприятиесенә 80,5 млн сумлык беренче ташламалы заем хуплаган. Проектның гомуми бюджеты 151,4 млн сум булачак.

Сәнәгатьчелекне үстерү фондыннан алынган займ ярдәмендә предприятие барьер пленкалар җитештерү һәм төргәкләү эшләнмәләренең яңа төрләрен базарга чыгару линиясен модернизацияләү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген 25%ка арттырырга планлаштыра.

Проект сыр һәм ит өчен пленканың яңа рецептурларын эшләп чыгаруны үз эченә ала. Логистика процессында азык-төлек тармагындагы югалтулар товар әйләнешенең 4%ына җитә, бу хәл тиз бозыла торган продуктларны төргәкләү үзлекләрен һәм сыйфатларын яхшыртуга тотрыклы ихтыяҗ булуын аңлата.

Сәнәгатьчелекне үстерү фондының "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" программасы, илкүләм проектында катнашучыларга дәүләттән ярдәм чараларының берсе буларак, сәнәгать предприятиеләрендә җитештерү системасын оптимальләштерү һәм эчке ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру юлы белән хезмәт нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

"... Бүген без Сәнәгатьчелекне үстерү фондының "Хезмәт җитештерүчәнлеге" программасының Россиядәге күп кенә җитештерүчеләрнең һәм "НПП "Тасма" ҖЧҖ үсешенә, шул исәптән, шактый уңай йогынты ясаячагына ышанабыз. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга реаль ярдәм итә торган яңа финанс инструменты барлыкка килде. Ул илдәге күпчелек, дәүләт өчен әһәмиятле булган әлеге бурычны хәл итүче предприятиеләр өчен үтемле булыр, дип өметләнәбез", – дип сөйләде "Тасма" фәнни-җитештерү предприятиесе" ҖЧҖ директоры Евгений Самков.

Программа кысаларында Сәнәгатьчелекне үстерү фонды елына 1% белән 5 елга кадәрле срокка 50 млн сумнан 300 млн сумга кадәр займнар бирә. Проектның гомуми бюджеты 62,5 млн сумнан башланачак, ә мөрәҗәгать итүче ягыннан өстәмә финанслау – кимендә 20%.

Хезмәт җитештерүчәнлеген максатчан арттыру ел саен, займ алынган елдан соңгы икенче елдан башлап, кимендә 5% һәм проектны тормышка ашыру йомгаклары буенча кимендә 20% тәшкил итәргә тиеш.

Максатчан займ алу өчен мәҗбүри шарт булып Сәнәгатьчелекне үстерү фондының предприятиенең җитәрлек дәрәҗәдә эчке резервларны кулланы һәм хезмәт җитештерүчәнлеген алга таба үстерү өчен өстәмә инвестицияләр җәлеп итүен таләп итүе хакында бәяләмәсе тора. Мөрәҗәгать итүчегә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проектында катнашырга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча чаралар планын булдырырга кирәк.

"НПП "Тасма" ҖЧҖ җитештерү системасын мөстәкыйль рәвештә берничә ел үстерә. 2015 елда алар төбәк инициативасы белән булдырылган хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына кушылды. "НПП "Тасма" ҖЧҖ җитештерү агымына ясалган бәя күрсәткәнчә, предприятиедә үсеш алган җитештерү системасы бар, персонал эше нәтиҗәле оештырылган, запасларның минималь кирәкле дәрәҗәләре бар, ә җайланмаларның гомуми нәтиҗәлелеге 75% тәшкил итә. Производствоны техник модернизацияләү проекты хезмәт җитештерүчәнлеген шактый арттыруга ирештерергә тиеш. Әлеге йомгаклар хезмәт җитештерүчәнлеген алгарышлы темплар белән алга таба үстерү һәм илкүләм проект максатларына ирешү өчен 80,5 млн сум күләмендә максатчан займ җәлеп итүгә уңай бәяләмә алу өчен нигез булып хезмәт итте", – дип билгеләде "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге" генераль директоры Николай Соломон.

Предприятиенең, тармакның, Россия Федерациясе субъектының хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткечләрен исәпләү методикасы төзелгән һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан расланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International