КППК: кредит ставкасын 4,5%ка кадәр кимет! Документларны кабул итү вакыты 2019 елның 15 июненә кадәр озайтылды

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыруның кооператив программаларын (КППК) – оешманың көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен, җитештерү күләмнәрен һәм үз продукциясен сатуны арттыруга юнәлдерелгән эшчәнлек программаларын тормышка ашыручы предприятиеләр хуплау табачак.

Мондый предприятиеләргә Россия территориясендә һәм чит илдә экспортка юнәлдерелгән производство оештыруга, шулай ук экспорт финанслауга (предэкспорт, постэкспорт), факторингка, предприятие продукциясен чит илләрдән сатып алучыларга, экспортка кредит иминиятләштерү шартнамәсе буенча иминият премиясен түләүне финанслауга ташламалы кредитлар (кредит ставкасын 4,5%ка кадәр субсидияләү) бирелергә мөмкин.

Катнашучыларга карата таләпләр минималь:

1. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 719 номерлы карарына ярашлы рәвештә җитештерү фактын раслау.

2. Бюджет һәм бюджетка карамаган фондлар каршында түләмәү һәм түләячәк әҗәтләрнең булмавы.

3. Предприятиенең чит ил юридик заты, "офшор" компаниясе булып тормавы, соңгы 3 ел эчендә ликвидацияләнү яки банкротлык процессында булмавы.

КППК карата таләпләр, оешмаларны сайлап алу һәм аларның бердәм реестрын формалаштыру тәртибе РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы карарында регламентлана.

Апрельдә предприятиеләрдән заявкалар җыеп алыначак.

Заявка тапшыруның иң чик срогы – 2019 елның 15 мае.

Атна саен чәршәмбе көннәрендә Россия экспорт үзәге көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттыруның корпоратив программасын (КППК) тормышка ашыру мәсьәләләре буенча вебинарлар уздыра.

Экспертлар КППК әзерләү, оешмалар тарафыннан әлеге программада катнашу өчен заявкалар тапшыру сроклары һәм процедурасы, ярдәм күрсәтү тәртибе турындагы сорауларга җавап бирә.

Үз сорауларыгызны кайнар линия телефоны буенча юлларга мөмкин: +7 495 510 33 05 яки түбәндәге e-mail: kppk@exportcenter.ru

Киләсе вебинарлар 2019 елның 17 апрелендә, 24 апрелендә, 7 маенда 10.00 сәгатьтә узачак.

Керү өчен сайт: https://vcs.imind.ru/, тоташтыру өчен ID: 250-168-4

App Store һәм Google Play мобиль җайланмалары өчен кушымталар "Mind Mitting" дип атала. Мобиль җайланмалар аша тоташтыру өчен ID: 250-168-4

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында элемтәгә керү өчен: Рамилә Мөхетдинова – аналитик бүлек башлыгы урынбасары,

тел.: (843) 210-05-88, e-mail: Ramilya.Muhitdinova@tatar.ru.

Тема материаллары биредә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International